Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Парлы гомер – ямьле гомер

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яшәү – ул бик зур бәхет. Шәһәребезнең 27нче комплексында гомер итүче Фәридә апа белән Гаделша абый Шарпиковлар әнә шундый куанычлы язмыш ияләре. Күркәм шәһәрдәшләребез янында кунакта хәбәрчебез дә булып кайтты.

Шарпиковлар 62 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр. Шуңа үзләре дә шөкер итеп яшиләр.
62 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер могҗиза!
Гаделша абый 1934 елда Чүпрәле районында дөньяга килә. Биш баласын калдырып, 1942 елда әнисе тиф авыруыннан үлеп китә. Әтисе икенче тапкыр өйләнә, аларның тагын биш баласы туа. «Яңа әнинең безгә карата мөнәсәбәте яхшы булды, бөтен балаларны да тигез күрде ул», – дип искә ала ул.
Фәридә апа исә 1935 елда Яшел Үзән районында туа. Алар да гаиләдә 5 бала була.  Шәһәрдәшләребез исә бер-берсе белән Уралда танышалар. Гаделша абый анда хезмәт итсә, Фәридә апа 1956 елда авылдан эшкә килгән була.
– Бер күрүдә ошаттым мин аны, бик чибәр, зифа, эшчән, тырыш кыз иде Фәридә, – дип сөйли Гаделша абый.
1959 елның 21 июлендә алар гаилә корып җибәрәләр. Свердлов өлкәсенең Серов шәһәрендәге баракта тора башлыйлар. 1960 елда кызлары Флүрә, 1965 елда уллары Ринат дөньяга килә.
1970 елда яшь парлар Чаллыга килеп төпләнергә уйлыйлар. Гаделша абый бер елга алдан килеп, төзелеш оешмасына эшкә керә, фатир, бакча ала. Соңыннан балалар белән Фәридә апа да күченә.
Башта малосемейкада торалар, аннан соң ике бүлмәле фатирда. 1989 елда 3 бүлмәлене алып, бүгенгәчә шунда матур гомер кичерәләр. Икесе дә гомер буе намус белән эшлиләр. Гаделша абый төзелеш оешмасында, промвентиляция предприятиесендә, ә Фәридә апа ит комбинатында хезмәт куя.
Шарпиковлар лаеклы ялга чыкканчы иң алдынгы эшчеләр була. Мактаулы исемнәре, намуслы хезмәтләре өчен хөкүмәт зурлап тапшырган орден-медальләре, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары санап бетергесез.
– Без гомер буе физик эштә булдык. Фәридә башта тимер юлда шпаллар ташыды. Мин дә авыр вентиляция торбаларын күтәрдем, – ди Гаделша Шарпиков. – Кызганыч, бүгенге яшьләрнең эшлисе килми. Бөтенесенең акча саныйсы гына килә. Шәһәрдә эш урыннары да күп бит, ә алар дипломнарын кочаклап утыралар.
Фәридә апа пенсия яше җитү белән эштән туктаган, оныкларын карашкан. Ә Гаделша абый 77 яшькә кадәр хезмәттә була.
– Саулыгым булса, әле дә тик ятмас идем. Картлык кына килде шул. Аякларым авырта башлады. Шулай да зарланырга яратмыйм. Әбием, балаларым, оныкларым янымда. Аларга рәхмәттән башка сүз юк, – ди ул.  
Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Алар хакында 90 яшькә җитеп киләләр дип һич кенә дә әйтә алмыйсың. 80 яшьлек юбилей фотографияләренә сокланып карап тордым. Фәридә апаның матурлыгына, чибәрлегенә, Гаделша абыйның көрлегенә таң калырлык. «Озак, сәламәт яшәүнең сере нидә?» дигән соравыма Фәридә апа:
– Гомерем буе зарядка ясадым, хәзер дә ким дигәндә бер сәгать шөгыльләнәм. Ялгышып бер көн дә калдырганым юк, ясамасам, авырый башлыйм. Бабай белән көненә ике тапкыр скандинав таяклары белән йөрибез. Алар да нык булыша. Ешрак хәрәкәтләнергә, эштән курыкмаска, иренмәскә кирәк, – дип җавап бирде дә үзе ясаган күнегүләрне күрсәтә башлады.
Зарядканы Гаделша абый да ясый. «Мин ялкаурак, бер сәгать үк ясамыйм, бераз гына кул-аякларны селкетеп алам инде», - ди.
Шарпиковлар биш тапкыр намазны да калдырмыйлар. Гаделша абый мәчеткә йөри. «Намаз безгә яшәргә көч бирә», - ди алар.
Әйтергә кирәк, Гаделша абый белән Фәридә апа 50 ел бакча  тоталар.
– Җәй буе шунда яшибез, эшлибез, – ди Фәридә апа. – Быел беренче тапкыр помидорларымны үзем утырттым, бу эшне һәрвакыт бабай башкара иде, бу җәйне чирләп, бакчага йөри алмады. Бакчабызда бер чүп тә юк, чүп утарга яратам мин. Кызыбыз да нык ярдәм итә. Балалар безне кадерләп, хөрмәт итеп кенә торалар, Аллаһка мең шөкер.
– Бер минут та тик торганы юк аның, – дип сүзгә Гаделша абый кушыла. – Бакчада гел нидер эшли, участокны ялт итеп тота. Шундый тырыш, эш сөючән минем карчыгым.
Сугыш чоры, аннан соңгы авыр елларны кичергән бу күркәм парга байтак кына тормыш сынауларын кичерергә туры килсә дә, алар тормыштан ямь табып, һәр көннең кадерен белеп, яшьлек хисләрен бүгенгәчә саклап яшиләр. «Бер-береңне яраткан, ихтирам иткән очракта гына авырлыкларны җиңәргә көч табасың, үзара аңлашып яшәргә һәм кичерә белергә кирәк, шунда гына нык гаилә төзеп була», – диләр Шарпиковлар.
Шундый тату гаиләләр, якты, ачык картлар яшь парларга үрнәк булсын иде. Бергә тора алмыйча, уртак тел таба алмыйча, аерылышкан яшьләр алтын көзгә җиткән картларга карап, үз тормышларын корсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә