Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Равил Галиев ничек намазга баскан?

Шәһәрдәшебез, ТР атказанган артисты Равил Галиев тамашачылар сорауларына җавап бирде.

Ул  "Шәһри Чаллы"ның ВКонтакте төркемендә һәр чәршәмбе баручы "Йолдызлы мизгел" тапшыруына кунакка килде. Комментарийларда аның дингә ничек килүе турында сорадылар.

- Вакыты җиткәндер. Хәер, алай әйтү дә бик үк дөрес түгелдер. Чөнки Аллаһы Тәгалә кушканча яши башлауны "вакыты җитмәгәндер" дип гел кичектереп киләбез. Ураза тоткан саен хәзрәтләр "Рамазан аеннан соң ничек яшәрсез? Яшәвегез элеккеге тәртибенә кайтырмы?" дип сорый иде. Уйлана идем. 3-4 ел ураза тотканнан соң ихтыяр көчен җыеп намазга бастым, - дип җавап бирде җырчы.

Ул шуннан соң тормышы ничек үзгәрүен дә сөйләде. Әңгәмәнең тулы вариантын тиздән "Шәһри Чаллы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев