Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов иң өлкән тамашачысына лаләләр бүләк итте

Җырчы бүләкне фанатының өенә илтеп бирде.

Татар эстрадасының популяр җырчысы, Руслан Кираметдинов үзенең тамашачыларын хөрмәт итә. 8 март халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ул "Шәһри Чаллы" герое, 99 яшьлек Саҗидә Фәрдиеваны өенә барып, лалә чәчәкләре һәм бүләк тапшырды.

"Шәһәребезнең бердәнбер татар газетасы "Шәһри Чаллы"ны  яратып укыйм, социаль челтәрләрдә карап барам. 99 яшьтәге Саҗидә апа турында мәгълүмат күргәч барып үзенең янына барырга булдым. Минем иң өлкән фанаткам дисәң дә ялгыш булмас. Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, чәйләр эчеп хәл белештек. 100 яшькә чакырам дип калды, Алла бирса, - диде Руслан Кираметдинов. 

Саҗидә апаның балалары популяр җырчының гадилегенә, ихласлыгына  шаккатканнар. 

"Концерт директоры Айдар белән икәү килделәр. Руслан Кираметдинов - әнинең яраткан җырчысы. Ул аның җырларын тыңлый. Руслан 100 яшьлек юбилеегызга  килеп, җырлап китәм дигәч, шатланды. Аллаһ гомер биреп, ул көннәрне күрергә насыйп булсын", - ди "Көмеш кыңгырау" газетасының машина йөртүчесе Хәлил Фәрдиев.

Руслан Кираметдиновка олы яшьтәге тамашачысын сөендергән өчен Аллаһ Тәгалә сәламәтлек, иҗади уңышлар, дәрәҗәле исемнәр бирсен! Аңа карата тамашачы мәхәббәте сүрелмәсен.

Фото Айдар Сәфәргалиннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА Айдар Сафаргалин Бөек Җиңүнең 80 еллыгы