Татар җырчысы үлгән
Ул: «Гафу итегез, начар хәбәрләр, фараз өметләнерлек түгел», – дип язган иде.
Бүген иртән кайгылы хәбәр килеп иреште. Австралиядә яшәгән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия (Зуля) Камалова кичә вафат булган. Аңа 55 яшь тулган иде. Җырчы яман шеш белән авырды.
Социаль челтәрләрдә музыкаль продюсер Александр Чепарухин аның арабыздан китүен хәбәр итте.
«Зуля 18 сентябрьдә вафат булды. Соңгы сәгатьләрендә аның янында кызы Зифа һәм ире Эндрю булды. Мин аның белән соңгы тапкыр узган атна башында сөйләшкән идем. Ул санаулы көннәре калуын аңлады, ләкин могҗизага өметен өзмәде», – дип яза Чепарухин.
Зуля Камалова 55 яшь туган көнендә онкология авыруыннан дәвалануын үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте, хастаханә палатасыннан фото күрсәтте. Экстрен операция кичерүен һәм метастазлар белән көрәшүен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев