Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина дучмак рецепты белән бүлеште

"Дучмакның камыр рецептын сораучылар хәбәрләреннән директ шартлый язга иде", - дип яза җырчы.

Апамның фирменный камыр рецепты:
– 1 йомырка; 
– 1, 5 чокыр (чынаяк) сөт (әзрәк әчегән); 
– ярты стакан сыек май; 
– 3 калак майонез; 
– 1 калак сылама (өймичә) тоз; 
– 1 чәй кашыгы сылама сода;
– он (үзегез карап салыгыз). 

Камырны яхшылап басып, каплап алып куясы. 

Эчлек өчен: тәмле авыл бәрәңгесен әрчеп, суда пешерергә; алдан ярты уч сыер маен плитәдә эретергә һәм стакан ярым чамасы сөт салырга. Кайнап чыккач, сүндерәсең. Бәрәңге пешкән суны яхшылап саркытып түгәсең, бераз төеп алгач, майлы сөтне бәрәңге өстенә салып төясе; 3 йомырка, тәме белән тоз салырга кирәк. 

Камырны икегә бүлеп, түгәрәкләр ясарга, эченә төелгән бәрәңгене салырга, бөгәргә, майланган, җылынган табага салырга һәм духовкага тыгарга. 20-30 минут эчендә тәмле итеп пешеп тә чыга. 

Ә мин майда кыздырылган дучмак яратам. Табага күп итеп сыек май саласың, кайнарландырып аласың да ике яктан дучмакларыңны кыздырып аласың! Бәрәңгесе өстендә кетердәп торган әйбере генә дә ни тора! 

Кыскасы, тәмле булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы