Җырчы Алсу Хисамиеваның улы: «Әнием исән-сау, барсы да яхшы»
Бүген җырчының туган көне.
3 декабрьдә җырчы Алсу Хисамиеваның туган көне. Ул 1990 елларда әнисе Кадрия Хисамиева сүзләренә язган «Бишек җыры» белән эстрадага кергән иде. «Миләшләрем», җырчы-композитор Зөфәр Хәйретдинов белән башкарган «Пар алма» җыры аңа популярлык китерде. Алсуны татар тамашачысы ярата иде. Чаллыда узган бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан узмый иде. Ул «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә эшләде.
Бала тапкач бераз тазарган иде, аннары үз хәленә кайтты. Улы мәктәпкә укырга кергәч, сәхнәгә чыгуын сирәгәйтте, үзен тулысынча баласын тәрбияләүгә багышлады. Әнисе, әбисе – диндә, тәртипле кешеләр иде. Алсу да беркайчан кеше сөйләмәде, зәвыклы, тәрбияле булды. Ислам дине кануннары буенча яшәде. Аннары бөтенләй мәдәни тормыштан читләште. Иҗатташ дуслары белән аралашмый башлады.
Алсуның улы КФУны тәмамлады. Тормышта үз юлын тапты.
Тамашачылар яраткан җырчыларын югалттылар. Бездән дә Алсу Хисамиева кая югалды дип сораучылар күп, җырчылар телефонын сорыйлар. Укучыларыбызның сорауларына җавап табу максатыннан аның белән элек аралашкан кешеләр белән элемтәгә кердем.
Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев үзенең социаль челтәрендә Алсуның бер чыгышын куеп:
«Алсу Хисамиева 1991-1993 елларда минем төркемдә эшләде. Аннан соң ул сирәк җырлый башлады. Алсу хәзер диндә, намазда», – дип язган иде.
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина Алсу Хисамиева белән аралашып яши идек. Ул да күптәннән аны күргәне дә, ишеткәне дә юк. Соңгы тапкыр очрашуларын анык кына хәтерләми:
«Алсу Хисамиева белән соңгы тапкыр очрашуыбызны төгәл генә хәтерләмим. Рөстәм авыргач Чаллыда, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында концерт куйган идек. Шунда Рөстәмнең ике җырын Алсу җырлаган иде. Ул һәрвакыт: «Сәхнәне ташлыйм», – дип йөрде инде. Без аңа төрле вариантлар тәкъдим иттек. Сарман районына Сабан туена да алып бардык. Тамашачылар аның чыгышларын ярата иделәр. Рөстәм вафат булгач, берничә тапкыр хәлемне белеште дә, шуннан бирле сөйләшкәнебез юк, ул телефон номерын да алыштырды бугай», – диде ул.
Самат белән дә язышып алдым. Әнисенең хәлен сорадым. Ул: «Әнием исән-сау. Барсы да яхшы», – дип кыска гына җавап язды.
Фото Гөлдания Хәйруллинаның шәхси архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев