Җырчы Миләүшә Сафина: «Күңелемә тиделәр»
«Гадел булмаган кануннар аяктан ега», – ди ул.
Инвалид бала тәрбияләүче, җырчы Миләүшә Сафина социаль челтәрдә шушы көннәрдә үзе белән булган хәл турында сөйләде.
«Иртән бер шалтыратудан шундый кәефем төште. Ничек кенә тормышка позитив карарга тырышсам да, кызганыч, гадел булмаган законнар аяктан ега. Мәрьям өчен күңелгә тиделәр. Авыру бала тәрбияләгән әниләргә эшләргә ярый, дип ишеткәч мин ИП ачтым. Әниләргә эшләргә ярый, дигән канун чыкты, тик аның нечкәлекләре бар икән. Бары ярты ставкада эшләргә ярый, тулы эш көн, ИП ачарга ярамый. Дәүләт түләгән 10 мең сум акчага гына яшәргә кирәк.
Мин 2024 елның ноябрь аенда ИПны теркәдем. Кичә миңа шалтыраталар. Салым инспекциясеме, пенсия фондымы – аңламадым. «Сез ИП ачкансыз икән. Нишләп безгә хәбәр итмәдегез? Сезгә ярамый», – диләр. Ноябрьдән мартка кадәр ай саен баланы карау өчен түләнеп барган 10 мең сумны кире дәүләткә кайтарырга кирәк, диләр. Әйтерсең, мин эшләгәндә, инвалид баламны пенсия фонды карап торган! Ярар, 50 мең сумны кайтарырбыз. Тик ул баланы башка кеше, дәүләт килеп карап тормады бит. Балаларны кешечә үстерү өчен эт булып, телне асылындырып эшлисең, әле күпме сүз дә ишетәсең! Дәүләт оешмаларыннан шундый сүз ишетү аеруча авыр. Мәрьямнең пенсиясе, бала караган өчен акчаның бер тиенен дә алганым юк», – дип нәфрәтләнә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев