Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы пар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар җәйләрен кайда үткәргән?

«Учакта тәмлүшкәләр пешереп ашап, елгада су кереп, рәхәтләнеп ял иттек!», - ди Шәйхетдиновлар гаиләсе.

– Быел җәй Сабантуйлар, туйлар, юбилейлар, никах мәҗлесләре, туган көннәр, авыл көннәре һәм шундый бәйрәмнәрдә күп эшләдек, Аллаһка шөкер. Шуңа озаклап беркая да ял итәргә барып булмады. Узган атнада гына ниһаять, бергә үскән дуслар, сыйныфташлар белән 3 гаилә Ык буена  төшеп, кич кунып, балык тотып, учакта тәмлүшкәләр пешереп ашап, елгада су кереп, рәхәтләнеп ял иттек! Каникул беткәнче 1-2 көнгә балаларны Казанга алып барып кайтсак, дигән идек, ничек булыр тагын?! Бу атнада да ял көннәрендә туй, авыл көне һәм классташлар очрашуында чыгыш ясыйсыбыз бар Аллаһ теләсә. Җәйне күпчелек Чаллыда үткәрдек. Улыбыз Рәсим генә җәй буе минем туган авылда, Әлмәт районы Яңа Кәшердә әби-бабасында торды. Риана безнен белән булды. Ул быел 1 класска укырга керә. Абыйсы укыган 2 нче татар гимназиясенә бирдек. Рианага форма алдык, үзенә бик ошады, кылтаерга ярата ул безнең. Рәсим үсеп киткән – минем буйда инде, аңа яна кием аласы була. Икенче аяк киеме, уку кирәк-яраклары, рюкзаклар, спорт киеме – әле берсе дә юк, җитешеп булмый. Эш күп Аллаһка шөкер. Бу 2-3 көндә бөтен шәһәрне йөреп, алып бетерергә инде исәп.  

Кызыбыз белән белән махсус әзерләнеп утырмадык: язарга да, укырга да өйрәтмәдек. Үзеннән-үзе өйрәнде ул безнең. Эләктереп ала һәм шундук аңлый, СөбханАллаһ. Рәсим белән дә нәкь шулай булды. Хәзер мин аның хәтта ничәнче класста укыганын да онытам кайчак (көлә). Балалар бик мөстәкыйль. Үзебез дә шулай үстек – әти-әни эштә иде. Шуна Риана ничек укыр дип борчылмыйбыз. Аллаһка тапшырдык. Барысы да яхшы булсын, дип телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы йолдызлары