Җырчы Зәринә Хәсәншина кияүгә чыга
Шоу-бизнес

Җырчы Зәринә Хәсәншина кияүгә чыга

Ул бу хакта социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Татар эстрадасының үзенчәлекле тавышлы яшь җырчысы  Зәринә Хәсәншинаның шәхси тормышында зур яңалык бар. Ул кияүгә чыгарга әзерләнә. Күптән түгел генә аңа сөйгәне тәкъдим ясаган иде. Шушы көннәрдә егете аның әти-әнисе Фәнисә ханым белән Фәрит абыйдан кызларының кулын сорарга килде. Җырчы бу матур мизгел истәлеге итеп социаль челтәрендә фото урнаштырды һәм Резидә Шәрәфиеваның җыры белән «Бик бәхетле булып кына яшәргә язсын әле», – дип язды. «Ак чәчәкләр» җырын йөрәкләрдә калырлык итеп башкарган Зәринәнең тормышы да ак төсләргә бай булсын!
 


шоу бизнес Зәринә Хәсәншина кияүгә чыга

Нет комментариев