Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зифа Нагаева: «Татарстан тамашачысына Хәния Фәрхи танытты»

«Калган серләрне Чаллыдагы концертымда сөйләрмен», - диде Татарстанның халык артисты

Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева «Бәхетле язмышлы җырларым» исемле концерты белән күрше республиканың эре шәһәрләрендә шаулап-гөрләп концерт уздырды. Ул үзенең иҗатташ дуслары белән әлеге концертын 3  октябрьдә Чаллыда да куярга җыена. Шул уңайдан халкыбызның талантлы кызы, татар һәм башкорт җырчыларын хит җырлар белән тәэмин итүче композитор, шагыйрә Зифа Нагаева белән әңгәмә корып алдык.

– Зифа ханым, Чаллы тамашачысы сезне гадилегегез, ихлас булуыгыз һәм шигырьләрне татар теленең барлык тәме белән халыкка җиткерүегез өчен ярата. Ә сез шәһәребез тамашачыларын ни өчен үз итәсез?

– Чаллы тамашачасы кечкенәдән бергә үскән авылдаш дуслар кебек,  иң ихлас тамашачы. Алар рәхәт итеп, яратып кул чабалар, күңелләре матур. Шул самими күңелләре белән безнең күңелләргә кереп калдылар да инде. Фән Вәлиәхмәтов, Ришат Галиханов, Фаил Садыйков, Лилия Ишмиярова һәм башка дусларым белән бергә «Бәхетле язмышлы җырларым» дип исемләнгән концертымны Чаллы тамашачысына күрсәтмичә кала алмыйм. Анда җырчылар һәм үземнең башкаруда бик күп яңа җырларым яңгыраячак. Чаллы тамашачысы алдында имтиханны әйбәт тапшырсам, ул җырларның халкым күңелендә лаеклы урын алачагына шигем юк.

– Сезне Татарстан тамашачысына кайсы җырчы танытты?

– Мине Татарстан тамашачысына танытучы дустым  Хәния Фәрхи булды. Ул вакытта алар Чаллыда яши иделәр. Аңа атап язган җырларның күбесе Уфа – Чаллы юлында язылды. «Бәхеткә түзеп кара», «Бәхет теләгез сез безгә» һәм башка бик күп җырларымны Хәниям тамашачылар күңелендә мәңгегә урын алырлык итеп башкарды. Ул мин Чаллыга җыенгач, «Безгә бик матур җырлар авторы Зифа Нагаева килә», – дип «Күңел» радиосына шалтырата иде. «Күңел»ләр минем җырларымны эфирга чыгара  иделәр. (Бу радио хәзер дә җырчыларның иҗатын халыкка җиткерүдә зур роль уйный.) Аннан соң башка җырчылар да җырлар сорый башладылар.

Шуннан соң «Синең үзеңне җырчы буларак тамашачылар күрергә тиеш», – дип халкыбызның мәшһүр җырчысы Фән ага Вәлиәхмәтов мине үзе белән гастрольләргә алып чыкты. Дәниф Шәрәфетдинов өчен «Яр Чаллы егетләре» җырын яздым. Ул аны бик матур итеп башкарды. Бик күп артистлар ул җырымны сораган иде, ләкин Дәниф: «Гафу итегез, Зифа апа бу җырны бирмим. Минеке булып калсын», – диде. Җырларымны Татарстан тамашачысына җиткергән ахирәт дустым Зөһрә Шәрифуллина һәм башка артистларга да рәхмәтем зур. Халыкны иҗатым белән даими таныштырган өчен «Шәһри Чаллы» газетасына да рәхмәтлемен.

Хәзер юмор остасы, җырчы Ирек Зарипов Чаллы тамашачысы белән очраштырып тора. «Сине яраталар Зифа апа», – дип юбилейларга, туган көннәргә чакыра.

– Зифа ханым, сез җырның көен дә, шигырен дә үзегез язасыз. Бу талантның сере нидә? Илһам каян аласыз?

– Җырлы иҗатымның серләре күп инде. Барысын да әйтеп бетермим, концертка килгәч белерсез. Әмма берсен әйтәм: хикмәт шунда – мин кәҗә сөте эчеп үстем. Ул бик файдалы бит. Концертта җырлар шигырьләрем белән бергә үрелеп бара. Шигырьләрне кирәк вакытта утырам да язам, илһам килгәнен көтеп тормыйм. Аллаһы Тәгаләмә шундый талант биргәне өчен рәхмәтлемен.

– «Күзгә-күз карашып» тапшыруының геройлары арасында Чаллы кешеләре бармы?

– Юмор остасы Ирек Зарипов, Виталий Агапов, «Күңел» радиосы хезмәткәрләре белән кызыклы тапшырулар әзерләдем. Дәниф Шәрәфетдинов белән тапшыру төшерәсем бар. Чаллы композиторы Илгиз Закиров белән дә дустанә мөнәсәбәттә яшибез.

– Зифа ханым, сез ничек ял итәсез?

– Авыргазы районындагы Иске Итикәй авылына кайтып, аягыма галош киеп бакча эшләрен башкарам. Эшчәнлекне үзгәртү – үзе ял бит ул. Туган ягымда эшләп, мунча кереп,  рухи ләззәт алып киләм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хания фархи Зифа Нагаева Фируза ИБАТУЛЛИНА