Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

Зөһрә Шәрифуллина: «Бу җырны көненә унар тапкыр куялар иде»

40 елга якын популярлыгын югалтмаган «Су буенда учак яна» җырының язылу тарихы.

Татарстанның халык язучысы Наил Касыймовны җырчы шагыйрь дисәм дә, ялгыш булмас. Аның «Халкым», «Ак яулыклы әнием», «Туй күлмәге», «Авылым тавышлары» кебек мәгънәле, уйландыра һәм горурлык хисе уята торган иҗат җимешләре татар җыры тарихына алтын хәрефләр белән уелган. «Су буенда учак яна» җыры да әнә шундыйлардан. Шушы көннәрдә Наил Касыймов белән элемтәгә кереп, инде 40 елга якын популярлыгын югалтмаган әлеге хитның язылу тарихы белән кызыксындым.

Наил Касыймов:
– Мин Арча районы Ашытбаш авылында туып-үстем. Кырлай авылында укыдым. Шунда еш кына әбиемдә кунакта була идем. Кыскасы, мин балачактан бөек Тукаебыз йөргән эзләрдән йөрдем. Безнең якка Тукай рухы сеңгән бит. Иҗатка тартылу да шуннан килгәндер. Мин барлык шигырьләремне туган телебезне үстерү, яшәтү, халкыбызда горурлык хисе тудыру максатыннан язам. Җырларым күп түгел. Әмма алар барысы да халык күңелендә үз урын алды. «Су буенда учак яна» шундыйларның берсе.

Сүзләре күңелемдә Казанга килгәч, авылны сагынудан туган иде. Шигырьне 1987 елда бер утыруда яздым һәм композитор Зөфәр Хәйретдиновка көй иҗат итәргә бирдем. Хисле, гади, шул ук вакытта мәгънәле, халык күңеленә якын темалар күтәрелгәнгә бу җыр тиз арада популярлык казанды. Җырда сүз учак турында бармый, ул образ гына. «Хәтерләсәң, онытмасаң, мин башканы өмет итмим», – дип мин авылым, туган телем онытылмасын дигән теләк белән яздым. Аллаһы боерса алар онытылмас та.  

Җырны халыкка моңлы, популяр җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина җиткерде һәм танытты. Аның башкаруында әлеге җыр тиз арада популярлык казанды. 

Зөһрә Шәрифуллина:
– Бу җырны көен язгач та, Зөфәр Хәйретдинов үзе җырлап йөргән. Мин икенче улым Булат белән декрет ялында утырганда Зөфәр безнең өйгә килде дә: «Төркемгә клавишник кирәк», – дип Азатны (Азат Хәлимов музыкант һәм композитор, җырчының ире – авт.) гастрольгә чакырды. Ул концертта «Су буенда учак яна» җырын да җырлаган. Бу җыр Азатка бик ошаган. Ул: «Бу җырны Зөһрәгә бир әле», – дип сораган. Зөфәр башта: «Зөһрә халыкчан җырчы, ә бу җыр эстрада җыры. Ул аның тавышына бармас», – дигән булган. Азат: «Әйдә, җырлап карасын», – дигән. Зөфәр ризалашкан. Аннары Азат җырга аранжировка ясады. Мин бер ай эчендә өйрәнеп, аны Татарстан дәүләт радиосында яздырдым. Җыр сәнгать советы «иләге»ннән үтте. 

Телевидениедә музыкаль тапшырулар редакторы булып эшләгән (худсовет әгъзасы) Камил Бикмөхәммәтов икенче көнне шалтыратып: «Шундый матур җыр яздыргансың. Килеп җырла әле», – дип мине телевидениегә чакырды. Шунда беренче тапкыр башкардым һәм ул икенче көнне үк танылды. Аны радиодан көненә унар тапкыр тапшыралар иде. Әнә шулай җыр чыгуга зур ажиотаж тудырды, бүгенге яшьләрчә әйтсәк, «просто бомба» булды! Ул елларда аны тыңлар өчен генә концертларыма килүчеләр дә күп булды. Хәтта икешәр тапкыр җырлаталар иде. Хәзер дә җырлавымны сорыйлар. 

Бүгенге көндә аны Илсөя Бәдретдинова да башкара. Ул аны бозмыйча, минемчә җырлый. Мин моңа шатланам гына. Аның мөмкинлекләре зур, ул – бүгенге көндә ел буе тулы залларга концертлар куючы популяр җырчы. Концертларына яшьләр күп йөри. Бу – Илсөя җырны яшьләргә, буыннардан-буыннарга тапшыра дигән сүз. 

Фото Шарифуллина

«Су буенда учак яна»
(Зөфәр Хәйретдинов көе,
Наил Касыймов сүзләре)

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач, 
Хәтер уйный, керми йокы

Кушымта: 
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое  – 
Утсыз да мин күрәм монда!

Кушымта:
Су буенда учак яна.
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда – туган авылым, 
Табармын күк балачакны.

Хәтерләсәң – онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялан тәпи урамыңда,
Уйнап үскән балан бит мин!

Кушымта:
Су буенда учак яна – 
Хатирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә...
Табармын күк балачакны.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев