Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Зөлфирә Мирзаянова:«Мин үземдә кимчелекләр эзлим дисәм дә, дөрес булыр

Интервьюдан өзек:

"Мин үземдә кимчелекләр эзлим дисәм дә, дөрес булыр. Нәрсә булса да пешерсәм, Алмаз шул ук вакытта тәмле булган ди, килгән кунаклар да гел мактыйлар. Шулай да, башкалар янына барганда, кара әле, бу бит болай эшләгән икән, эх, ә мин алай эшләмәдем дип эчемә нинди дә булса корт кереп утыра. Шуңа күрә, бөтен яктан да камил булырга, өйрәнергә кирәк, чөнки без - хатын-кызлар бөтен эшне дә эшли белергә тиеш. Ир-ат эшеме ул, хатын-кыз эшеме, аны аерырга кирәк түгелдер. Чөнки төрле хәлләр була, мәсәлән, кран да ватылып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, аны да хатын-кыз рәтли белергә тиештер дип уйлыйм. Чөнки ирләрнең өйдә булмаган вакытына туры килә ала. Безне әти-әни кечкенәдән бөтен эшне эшли белергә дип өйрәттеләр. «Эшләгәнең миңа булса, өйрәнгәнең үзең өчен булсын,» - дип әйтә иде мәрхүм дәү әнием. Ашарга пешердең дә, шуның белән бетте түгел әле ул, өй чиста булуы - ул шарт, безнең хатын-кыз эше ул. Бер эштән дә куркырга кирәк түгел, ул бит үзебез өчен".

Чыганак: https://omet-rb.com
Автор:Лиана Ханмурзина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес