Аерылган пардан фатир сатып алырга ашыкма!
365
0
«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Бер хатын-кыздан фатир сатып алырга җыенам, ул күптән түгел аерылган, тик документлар буенча милек хуҗасы аның элеккеге ире түгел, ә үзе. Бу фатирны сатып алганда минем өчен нинди көтелмәгән «сюрпризлар» булырга мөмкин һәм барысын да яхшылап тикшерер өчен нинди документлар таләп итәргә кирәк?
Җавап:
– Гаилә аерылышканда милекне бүлмәгән яки милекне бүлү турында килешү төземәгән булса, ә фатир өйләнешкәннән соң сатып алынган булса, милек хокукы кемдә булуы мөһим түгел. Милек уртак санала һәм әлеге хатын-кызның элеккеге ире сезнең арадагы килешүне чын түгел дип тану өчен, судка мөрәҗәгать итә ала. Бу исә сезнең өчен зур проблемага әйләнергә мөмкин. Сатучыдан түбәндәге документларны сорап алыгыз: ЕГРН күчермәсе, чикләү (обременение) булмавы турында Росреестрдан белешмә, килешү төзергә тормыш иптәшенең нотариус раслаган ризалыгы, фатирны тапшыру-кабул итү акты, фатир өчен һәм башка бурычлар булмавын раслаучы документлар. Әгәр килешүдә мәсьәләнең бар яклары да ачык күренсә, документлар дөрес тутырылса, «сюрприз»лар булу ихтималы бик аз. Килешүнең «чиста» булуын тикшерү өчен тәҗрибәле юристка мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев