Юрист җавап бирә.
– Бакчачылык ширкәтендә җир участогы сатып аласым килә, үземә ошаганын да таптым. Тик бер сорау борчый: участок хуҗасы хатыны белән аерылган. Сатып алган очракта хуҗаның элеккеге хатынының ризалык бирүе кирәкме?
«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов:
– Җир участогы өйләнешеп яшәгән вакытта алынган булса, хатынының ризалыгы кирәк. Юкса, сату-алу турындагы әлеге килешү гамәлгә яраксыз дип табылачак.
Нет комментариев