Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә: «Әтиемнең үтерелүенә 32 ел...»

Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә Гыйлемханова белән иҗат, кадерле кешесенең үлеме турында сөйләштек.

Татар эстрадасында яңа җырчы күренә башлады. Ул Миләүшә Гыйлемханова, Хәния  Фәрхинең Нурислам энесенең кызы. Быел җәй Миләүшә Юлдаш радиосының «Чүмеч йолдыз» хит парадында җиңде. Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева Уфада узган бер концерттан соң, Миләүшәне Хәния Фәрхинең дәвамчысы дип атады. «Авазларны әйтүе, тембры Хәниянеке. Җырлавын елый-елый тыңладым», – диде ул. 
Декабрь –  Хәния Фәрхи гаиләсенә зур кайгы китергән ай. Моннан 32 ел элек 3 декабрьдә җырчының энесе Нурислам үтерелде. Миләүшә белән әңгәмә корып, иҗаты, Хәния апасы һәм әтисе турында сөйләштек. 

– Миләүшә, сиңа җырлау сәләте әтиең ягыннан күчкәндер инде?!
– Дәү әтиләрем Фәхрлислам  –  тальянда, Риф гармунда уйнап җырлаган. Әнием дә матур җырлый, әтиемнең бөтен туганнары җырлап яши. Баһадир буйлы, көрәшче әтием мине кечкенә чагымда учларына бастырып биетә иде. Мин дә үземне белгәннән бирле җырлыйм, ә зур сәхнәгә күптән түгел генә чыктым. Беренче тапкыр Хәния Фәрхи истәлегенә уздырылган «Онытылыр димә» дигән фестивальдә чыгыш ясадым. Аннары «Чүмеч йолдыз» хит парадында катнашып, җиңдем.

– Декабрь башы сезне әтисез калдырган вакыт. Син тормышыгыздагы әлеге фаҗигане хәтерлисеңме?
– Әтием үлгәндә миңа 4 яшь иде. Бала гына булсам да, ул салкын, караңгы көз көнен хәтерлим. Әтием 29 яшендә, аграр университетның дүртенче курсында укыганда якты дөньядан китеп барды, әнием 25 яшендә ике бала белән калды. Апаем белән әтинең үлемен зур югалту икәнен ул вакытта аңлап бетермәсәк тә, үрсәләнеп-үрсәләнеп елавыбыз әле дә күз алдымда. Әтиемнең туганнары да нык елады. Хәния апа әтиемне бик яраткан күрәмсең, аны югалтуны бик авыр кичерде, искә алмаган һәм еламаган көне булмады.  Кая гына барса да, әтиемне искә алмый калмый иде. Безгә килсә, улларымны кулына алып сөя, елый-елый әтием турында сөйли иде.   

– Миләүшә әтиеңне ниндидер туганнары үтергән икән дигән сүзләр ишеткәнем бар иде. Бу дөресме? Җинаятьче җәзасын алдымы?
– Әтиемне үтерүчеләр күрше авыл кешеләре булган. Кемнәр икәнен тәгаен гына белмим, әмма берсе озак кына төрмәдә утырып кайтты.

– Хәния Фәрхи  «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә» җырын Нурислам җыры дип тамашачыларга тәкъдим итә иде.  Ни өчен бу җырны әтиеңә багышлады икән?
– Әтием Хәния апаның бу җырын бик яратып җырлый иде. Шуңа күрә Хәния апа аны әтием истәлегенә багышлап җырлады. Безнең гаиләдә бу җырны Нурислам җыры дип йөртәләр. 

– Миләүшә син һөнәрең буенча кем?
– Мин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетының  татар-рус телләре бүлеген кызыл дипломга тәмамладым. Кияүгә чыгып, балаларым тугач 13 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Хәзер Әмир, Искәндәр, Ислам улларымны мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртергә вакыт күп кирәк. Шуңа күрә буш вакытымда маникюр ясыйм һәм җырлар яздырам. 

–  Кайсы җырың белән Зифа Нагаеваны елаттың?
– Гөлфия Шакирова шигыренә Илнар Гыйльманшин язган «Син дип» җыры белән «Чүмеч йолдыз» хит парадында җиңдем. Зифа Нагаева шул җырымны тыңлаганнан соң: «Миләүшә синдә Хәниямнең дәвамчысын күрәм. Сәхнә артында җырлавыңны елый-елый тыңладым. Син җырларга тиеш», – дип мине иҗатка канатландырды.  Озак та үтмәде «Аклы каралы» дип исемләнгән җыр чыгардым, аңа клип төшердек. Аннары «Матур гомер» дигән җырым чыкты. Тиздән Зифа Нагаева иҗатына багышланган концертта чыгыш ясыйм. Анда Хәния апамның «Бәхет теләгез безгә», «Соңгы тукталышта» җырларын башкарачакмын. «Соңгы тукталышта» җырын җырлаганымны Хәния апам бер Сабантуенда күреп өлгерде. Әтием дә, Хәния апам да күкләрдән миңа хәер-фатиха биреп, ярдәм итәләрдер дип ышанам. Кадерлеләребезнең урыннары җәннәттә булсын.

– Миләүшә, сезнең гаиләне белгән кешеләр: «Авырлыкларны җиңә-җиңә Илүсә кызларны акыллы, тәртипле итеп үстерде, аякка бастырды», – диләр.
– Безгә дөрес тәрбия, белем биргән  әниебезгә бик рәхмәтле. Әниебез – бүгенге көндә 7 оныгына дәү әни. Ул безне  әтиебез туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтте. Аллаһка шөкер, әтинең барлык туганнары, аларның балалары белән дус яшибез. Тәтешледә Фирүзә апаларда бергә җыелып җырлап утырабыз, якын кешеләребезне искә алабыз. 

– Җыр яздыру өчен күп акча кирәк бит. Сиңа кем булыша?
– Спонсорым ирем Алмаз. Әз генә җырдан туктап торсам, ул миңа «Әйдә яңа җырлар өйрән. Башка эш көтеп торыр, башта җырыңны яздырыйк», – ди. Мин аңа бик рәхмәтле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Нагаева Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова үлем китем Миләүшә Гыйлемханова