Фаҗига тег белән яңалыклар
-
Чаллыда шартлау булган йортта яшәүчеләргә фатирларына керергә рөхсәт иттеләр
Торак йортның 11 подъездында тикшерүчеләр эшли, 10 һәм 12 подъездларда инструменталь техник тикшерү бара.
-
«Тыныч тормышыбыз җимерелде»
Биш катлы 48/20 йорт 16 подъездлы. Ул 1979 елда төзелеп файдалануга тапшырылган. Бүген биредә 539 кеше яши. Шартлау 11нче подъездның 5нче катында булды.
-
Чаллыда шартлаган йортта зыян күргән кешеләргә акча җыю өчен счет ачтылар
Барлык битараф булмаган кешеләр фаҗигада зыян күрүчеләргә ярдәм итә ала.
-
48/20 йорт территориясеннән 90 тонна төзелеш калдыклары чыгарылды
Дүшәмбе көннән территориядә Автомобиль юллары предприятиесе МУП хезмәткәрләре эшли – бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, зур габаритлы чүп-чарларны санамыйча, 90 тонна төзелеш калдыклары чыгарылган.
-
6 фатир шартлауда зыян күрде
48/20 йортында шартлау белән бәйле рәвештә Чаллыда гадәттән тыш хәл кертелде. 6 фатир шартлауда зыян күрде, аларда 14 кеше яшәгән.
-
Чаллыда торак йортта шартлаудан соң прокуратура тикшерү башлады
Йортның дүренче һәм бишенче катлары өлешчә җимерелгән.
-
Чаллыда торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгаттылар (+фотолар)
Зыян күрүчеләр турындагы хәбәргә ачыклык кертелә.
-
Чаллыга шартлау урынына Татарстан сәламәтлек саклау министры кузгалды
Элегрәк шартлау урынына Татарстан Премьер-министр Алексей Песошин вертолетта очкан иде.
-
Чаллыда шартлау вакытында зыян күргән кызны йорт хәрабәләре астыннан чыгардылар
Шартлау вакытында зыян күргән 22 яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр.
-
Эшче егылган
Мәләкәс аръягында 25 яшьлек эшче яңа төзелә торган күпердән егылып төшкән.
-
Баланы бәрдергән
13 октябрь көнне «Киа Риа» автомобиле йөртүчесе Чулман проспектында 10 яшьлек малайны бәрдерә.
-
Матди ярдәм күрсәтеләчәк
Минзәләдәге авиаһәлакәттә якыннарының гомере өзелгән һәм зыян күргән гаиләләр Татарстан хакимиятеннән матди ярдәм алачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Авыруларның хәле катлаулы, әмма тотрыклы
Якшәмбе көнне Минзәләдә L-410 самолеты бер двигателе эшләми башлау аркасында һәлакәткә очрады. Әлеге хәбәрне алу белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләгә юл тотты. Аның сүзләренчә, очучылар элемтә югалганчы бу хакта хәбәр итәргә өлгергән.
-
Чаллылылар авиаһәлакәттә зыян күрүчеләр истәлегенә чәчәкләр сала
Азатлык мәйданында шәһәр мэриясе бинасы янында вакытлы мемориал урнаштырылган, анда Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәтендә һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салырга, шәмнәр кабызырга мөмкин.
-
Минзәләдә авиаһәлакәт алдыннан парашютистлар белән төшерелгән видео чыкты
Анда алар сикерү алдыннан үзләре һәм парашютлары әзер булуы турында хәбәр итә.