Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илья Зуев газ шартлауда зыян күрүчеләр белән эшләү турында: «Һәр фатирда яшәүчеләр белән индивидуаль аралашу булачак»

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 күпфатирлы торак йортта яшәүчеләр белән очрашты.

Очрашуда югалткан мөлкәт буенча компенсация бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
"Милекне бәяләү 17 ноябрьдә әзерләнәчәк график буенча узачак. Шәхси аралашу һәр фатирда яшәүчеләр белән булачак. Экспертлар чакырылычак һәм алар сезнең торакта нәрсә күргәннәрен һәм моның ничек бәяләнәчәген күрсәтәчәкләр. Барлык мәсьәләләр, тәкъдимнәр буенча очрашуларда фикер алыша аласыз. 10 көн эчендә бу эшләрне төгәлләрбез дип уйлыйм”, - дип аңлатты Илья Зуев.

Хәзерге вакытта һәлакәт урынында торгызу эшләре бара. Аларның барышы турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков болай дип сөйләде: «Бүгенгә җимерелү булган катларны чистарту тулысынча төгәлләнде, яңа япмалар куелды, дивар панельләрен монтажлауга керештеләр. Эш шулай оештырылган ки, барлык кирәкле процесслар параллель бара: экспертиза, проект документациясе, төзелеш-монтаж эше. Барлык белгечләр көн саен объектка чыгалар, төзүчеләр, проектлаучылар, экспертлар бергәләп эшлиләр. Без сезнең авыр хәлдә калуыгызны аңлыйбыз".

Илмир Исхаков Чаллы халкын, йортта кирәкле барлык эшләр сыйфатлы башкарылачак, дип ышандырды, халыкны Яңа елга кадәр урнаштыру планлаштырыла, дип билгеләп үтте.

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига