Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елны үз фатирларында

Газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән 48/20 йортында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төзүчеләргә аванс түләү һәм төзелеш материаллары алу өчен бюджеттан 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

– Финанслау мәсьәләсе хәл ителде. Тоткарлыклар булмаска тиеш. Йортның җимерелгән подъездлары  яңа елга төзекләндерелеп бетәргә, кешеләр Яңа елны өйләрендә каршы алырга тиешләр. Фатирларда ремонт тәмамлангач, аларга тормыш итәр өчен барлык кирәк-яраклар бушка биреләчәк, – диде мэр.
Ул башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуевка Автозавод районы хезмәткәре белән бергә зыян күргән һәр гаилгә барып, хәлләрен белергә, яшәү шартлары белән танышырга кушты. «Кирәк икән йортка алып барып, эш барышын күрсәтегез. Кешеләр тулы мәгълүматлы булсын. Һәр гаиләнең үз кайгысы, һәркайсына шәхси якын килеп, ярдәм итәргә кирәк. Бар нәрсә дә сыйфатлы итеп эшләнәчәк. Без сүзебезне җилгә очырмыйбыз. Мондый фаҗигаләр булды, без барысын да тиешенчә эшләдек, намусыбыз чиста», – диде Наил Мәһдиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига