Конкурс тег белән яңалыклар
-
Чаллы кызы мәрхүм әнисе истәлегенә җыр башкарып, «Ты супер!» тапшыруының ярымфиналына үтте
Музыкаль казанышын Олеся Каланцова үлгән әнисенә багышлый.
-
“Безнең уңыш” бәйгесенең 13нче катнашучысы - Ариана
Аңа нибары бер яшь тә сигез ай!
-
Җәя белән ук аталар
23 июль көнне Алабуга шәһәрендә җәя белән ук ату буенча россиякүләм турнир үтәчәк. Ул Ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Татарстанда беренче тапкыр уздырыла.
-
«Чаллы ТЭЦы гүзәле» титулына кем лаек булыр? - ФОТОЛАР
«Алар үзләре турында сөйләделәр, мода һәм иҗади номер күрсәттеләр», – ди социаль хезмәтләр буенча белгеч Миләүшә Гыйльмиярова.
-
Хәнияне онытып булмый
Җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан 30 майда татар-башкорт җырларын башкаручылар арасында «Онытылыр димә» дип исемләнгән беренче халыкара фестиваль-конкурс була.
-
"Китап укыйк" бәйгесе катнашучылары өчен тавыш бирү бүген, сәгать 12дә тәмамлана
"Шәһри Чаллы" газетасы оештырган "Китап укыйк!" бәйгесе ахырына якынлаша. Тавыш бирү бүген, 23 март 12 сәгатьтә тәмамлана.
-
Бәйгедә катнашучылар тавыш җыюны гадел башкармый, дип шик белдерделәр
"Шәһри Чаллы" газетасы оештырган "Китап укыйк!" бәйгесе ахырына якынлашты. Тавыш бирү иртәгә, 23 март 12 сәгатьтә тәмамлана.
-
Дәрәҗәле конкурсларда беренчелекне яуладылар
Март ае Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендәге балалар музыка мәктәпләре укытучыларының «Яран гөл» вокаль ансамбле өчен уңышлы булды: иҗади коллектив ике әһәмиятле конкурста җиңде.
-
"Китап укыйк!" бәйгесенең 12нче катнашучысы
Тукай районы Кече Шилнә авылыннан Зимфира Исламова үзе язган шигырен җибәрде. "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем, хәзер лаеклы ялда. Шигырьләр, хикәяләр язам. Кече Шилнәдә яшим", - дип язган безгә Зимфира ханым.
-
"Китап укыйк!" бәйгесенең 11нче катнашучысы
Чаллыдан Алия Гатауллина үзенең кызы - Эмилиянең шигырь укыганын җибәрде.
-
Дүртьюллык өчен – затлы китап. Бәйгебез дәвам итә!
«Китап укыйк» бәйгесе катнашучылары өчен иртәгедән тавыш бирү башлана. Дүртьюллыкларыгызны исә бүген кичке 9га кадәр җибәреп калырга ашыгыгыз.
-
"Китап укыйк!" бәйгесенең 10нчы катнашучысы
Чаллыдан Айдар Нуриев безгә үзе язган шигырен җибәрде. "Минем төп һөнәрем — укытучы, хәзерге вакытта программист булып эшлим. Буш вакытларда укыйм, шигырь дә яздым менә", - дип яза Айдар әфәнде безгә.
-
"Китап укыйк!" бәйгесенең 9нчы катнашучысы
Чаллыдан Роза Вәлиева безгә үзе язган шигырьләрен җибәрде.
-
"Китап укыйк!" бәйгесенең 8нче катнашучысы бар
Актаныштан Рузилә Яппарова безгә үзе язган шигырен җибәрде. "Буш вакытларымда мин әсәрләр, шигырьләр укырга яратам", - дип үзе белән дә таныштырды Рузилә ханым.
-
"Вконтакте"дагы төркемебезгә язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз!
Һәр 100нче язылучыга популяр татар җырчыларыннан исемле видеокотлау тапшырачакбыз.