“Адымнарга” - адымнар
Чаллыда “Адымнар” дип аталган яңа күп телле белем бирү комплексы яңа уку елына укучылар туплады. Әлеге мәктәп ТРның Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев проекты буенча төзеде. Мондый мәгариф учреждениесе республикада Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә эшли инде. Һәм менә, ниһаять, быелдан ул Чаллыда да ишекләрен ачачак. Монда мәктәпкәчә белем бирү бүлеге һәм полилингваль мәктәп булачак.
Чулман проспектында урнашкан заманча мәктәп 59 нчы гимназия дип йөртеләчәк. Аның гомуми мәйданы 4 гектарны тәшкил итә.
“Адымнар” проектының максаты – татар, рус, инглиз телендә укытып, күпмилләтлелек рухында тәрбияли алган белем бирү моделе булдыру.
Алдан хәбәр ителгәнчә, укучыларны яңа гимназиягә белемнәрен тикшереп, сайлап кабул итәләр. Кыскасы, анда белемгә омтылган, алдынгы карашлы балалардан сыйныфлар тупланачак.
12 яшьлек шәһәрдәшебез Зөһрә Галиуллина укуын нәкъ менә әлеге мәктәптә дәвам итәчәк. Аның белән очрашып, ни өчен әлеге мәктәпне сайлавы, сынауларны ничек үтүе турында сөйләштек. Очрашуга ул дәү әнисе Сәрия Сәмигуллина белән килде. Сәрия Нәбиулловна 54нче санлы татар гимназиясендә укытучы булып эшли. Зөһрәнең әтисе Радик Галиуллин Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында рус һәм татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, әнисе Мәрьям Галиуллина башлангыч сыйныфларда укытучы. Зөһрә гаиләдә өч кызның иң өлкәне. Сеңелләре Нәзифәгә - 9, Зәйнәпкә 5 яшь.
Зөһрә, ни өчен “Адымнар” мәктәбенә күчәргә булдың?
Мин киләчәктә йорт интерьеры дизайнеры булырга хыялланам. Әлеге белгечлекне, мәктәпне тәмамлагач, чит илдә үзләштерергә уйлыйм. Шуның өчен хәзердән үк инглиз телен ныклап өйрәнәсем килә. Яңа гимназиягә кабул итү сынавы олимпиада рәвешендә ике сәгать буе берьюлы 4 фәннән булды. Сораулары минем өчен катлаулы булып чыкмады, шуңа җавапларны тиз таптым. Икенче көнне шалтыратып, сөйләшүгә чакырдылар. Анда сынауны яхшы балларга язуымны әйттеләр. Бик сөендем. Шунысы кызганыч, элекке мәктәбемдә 5 ел бергә укыган дусларым, яраткан укытучыларым кала. Әмма яңа мәктәбемдә уку елы башлануын түземсезлек белән көтәм.
Димәк, син мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйсың. Яраткан шөгыльләрең бармы?
Укырга яратам. Чиреккә гел “5” билгеләре генә чыга. Дәү әнием, әтием, әнием белем бирү өлкәсендә эшли. Мин аларның йөзенә кызыллык китерергә теләмим. Алар да бит миңа белем алырга, кызыксынган сорауларга җавап табарга булышалар, көчләрен куялар. Инде 7 ел 54нче татар гимназиясе каршындагы “13нче санлы балалар иҗат үзәге”нең “Агыйдел” бию ансамбленә йөрим. Ике елдан сертификат алып чыгам. Биергә яратам. Халык биюләре башкарабыз. Чаллыда һәм башка шәһәрләргә барып, конкурсларда призлы урыннар алабыз. 2018 елны Санкт-Петербургта 1 һәм 3 урыннарны алдык, 2019 елда Сочида 3 урын алдык. Хореографыбыз Ульяна Геннадьевна Михалева кебек бию укытучысы булу хыялым да бар иде. Аның осталыгы, безгә һәм эшенә карата мөнәсәбәте мине дә бу һөнәргә тарта. Шул ук вакытта рәсемнәр ясарга яратам. Бер еллап йорт интерьеры дизайны белән мавыгам менә. Аның белән телефондагы махсус кушымта аша таныштым. Соңрак әтием белән бергә онлайн- конференциядә катнаштым. Сынлы сәнгать кафедрасы профессоры чыгышын тыңлаганнан соң, рәсем сәнгатенә тагын да кызыксынуым артты. Үземнең шәхси көндәлегемне алып барам. Анда уйларымны, фикерләремне терким. Рәсемнәр ясыйм, кисеп алып беркетәм.
“Зөһрә кечкенәдән мөстәкыйль, тырыш, үз максатына ирешә торган булып үсте. Дәресләр әзерләгәндә дә янында торганны яратмый. Сораулары булса, үзе мөрәҗәгать итә. Аннары гаиләдә өлкән бала булганга күрә, аңа таләпләр дә зуррак, ул үзе дә алынган эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара,”- ди кызның дәү әнисе Сәрия Нәбиулловна.
1224 укучы белем алачак Чаллы “Адымнар”ы Казан һәм Алабуга мәктәпләренең яхшы якларының үрнәгендә төзелде. Аның архитектурасына һәм дизайнына үзенчәлек кертергә булачак укучылар һәм аларның әти - әниләреннән тәкъдимнәр кабул ителгән. Мәсәлән, шәһәр гербын урнаштыру, үзендә ипподром булдыру, интерактив белдерү такталары элү һәм башкалар. Мәктәпнең дизайнында яшел, сары, соры төсләр өстенлек итә. Уку йортының үз бассейны, заманча тренажерлар белән җиһазландырылган спорт залы, зур футбол мәйданчыгы, 560 кешегә исәпләнгән актлар залы һәм кинотеатры да бар. Сыйныф бүлмәләре үзенчәлекле. Анда такталар да азмы - күпме өч төрдән: гадәти мәктәп тактасы, магнит беркетә торган, шунда ук маркер белән язырга була һәм проектор өчен такта. Гомумән, мондый заманча мәктәптә рәхәтләнеп укырга була. Барлык уңайлыклар, кирәкле шартлар тудырылган.
Зөһрә Галиуллина алдынгы мәктәпне уңышлы тәмамлап, куйган максатына, һичшиксез, ирешүен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев