Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы тавыш бирергә әзер. Барыбыз да – сайлауларга!

Тагын дүрт көннән сайлауларга барабыз. 14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Инде халык ышанычлысы булырга җыенучылар һәм сәяси партияләр, аларның вәкилләре үзләренең сайлануга лаеклы икәнлекләрен исбатларга тырышып, агитация эшен актив алып баралар. Халык аларның вәгъдәләренә ышана микән? Гомумән, сайлаулар турында гади кешеләр ни уйлый? Без шул...

Тагын дүрт көннән сайлауларга барабыз. 14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Инде халык ышанычлысы булырга җыенучылар һәм сәяси партияләр, аларның вәкилләре үзләренең сайлануга лаеклы икәнлекләрен исбатларга тырышып, агитация эшен актив алып баралар. Халык аларның вәгъдәләренә ышана микән? Гомумән, сайлаулар турында гади кешеләр ни уйлый? Без шул сорауларга җавап эзләп, шәһәр урамына чыктык.

Вәсилә Абдуллина, сатучы:

- Өйгә килеп, шушы кешене депутат итеп сайлагыз, дип әйтеп киткәннәр иде. Ярар, ярар, дип калдык калуын, әле карарбыз. Мин үзем кемне сайласымны участокка килгәч хәл итәм. Һәр сайлауга ирем белән култыклашып барып кайтабыз, быел да иртәнге сәгать10нан калмый барырга инде.

Рәис Саматов, төзүче:

- Сайлауга быел гаиләбездән дүрт кеше барачак, кызыма 18 яшь тулды. Үзебезнең яраткан партиябез бар, бары ул тәкъдим иткән кандидатларны сайлаячакбыз. Калганнарның биргән вәгъдәләренә ышанмыйм.

Резеда Шәкүрова, тәрбияче:

- Инде кемне сайласымны ачыкладым. Халыкка файда китерә торган партия вәкиленә тавыш бирәчәкмен. 80 яшьлек әнием авырып урын өстендә ята. Инде аның хәлен килеп белделәр. Пенсиясе дә артты, ул да бүген үк тавыш бирергә әзермен, ди.

Илфират Сәрвәров, шофер:

- Сайлау элекке заманнарда бәйрәм төсле була иде. Җыр-музыка яңгырап тора, тәмле әйберләр саталар. Кибетләрдә кайбер товарларның бәяләре төшә... Ә хәзер сайлауның яме дә, тәме дә юк. Миңа кызык түгел, шулай да барып кайтырмын инде. Кемне сайлаячагымны әле белмим.

Хөмәйрә Солтанова, пенсионер:

- И, балам, илләр тыныч, имин булсын, өстәлдән ипекәйләр өзелмәсен өчен сайлауга бармый калганым юк. Аякларым йөреп тора, күзләрем күрә, шуңа үзем барып тавыш бирәчәкмен. Кемне сайласын укыган кешеләр аңлатыр әле, анысына кайгырмыйм. Үзем сугыш чоры баласы, ачлыкны күрдем, авыр эшне үз җилкәмдә татыдым. Җитәкчеләргә сабырлык теләп дога кылам.

Илдар Урмаев, менеджер:

- Мин сайлау көнне эшлим, бара алмыйм. Алдан тавыш бирергә мөмкин булса да, вакытым юк, чабам да чабам. Шәхси хуҗада эшлим мин, шуңа бер минут та тик торып булмый. Әгәр ял көнем булса, сайлауга барыр идем.

Андрей Лопатин, прораб:

- Сайлауларда катнашу һәркемнең вөҗдан эше, шушы дәүләттә яшибез икән, без анда катнашырга бурычлы. Үзем шәхсән һәм гаиләм әгъзалары 14 сентябрьдә сайлау участогына барып тавыш бирәчәкбез. Кемнәр лаеклы, шуларны сайлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X