Чаллының мәктәп ашханәләренә рейд үткәрелде
Мәктәп ашханәсендәге тукланудан риза булмаган әти-әниләрнең бихисап күп зарлануларыннан соң, ниһаять, хакимият вәкилләре һәм шәһәрнең туклану комбинаты рейдка чыктылар. Чараның төп максаты мәктәп ашханәсендәге ризыкның тәмсез булуын түгел, ә балаларның сораулары артык югары икәнен исбатлау иде. Алар шәһәребез ашханәләрендә ризыкларны, менюның төзелешен һәм үтәлешен тикшерделәр.
"Барлык ризыклар да СанПин таләпләре буенча пешерелә. Мәктәпләрдә барысы 95% укучылар көнгә бер, ә 37% 2 тапкыр туклана. Барлык укучылар өчен бердәм туклану стандартлары төзелгән. "Без барыбыз да беләбез, бүгенге балалар өстенлекне фаст-фудка бирәләр, шуңа күрә дә сәламәтлеккә бер зыяны да булмаган мәктәптә пешерелгән ризык аларга ошамый. Ләкин, безнең мәктәпләрдә гамбургер, пицалар белән тукландырырга хакыбыз юк. Кеше дөрес тукланырга тиеш", - диде социаль яклау һәм яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәхимә Касыймова. Чыннан да, күп укучылар арасында "Мәктәп ашханәсендә пешкән ризык тәмле түгел", - дигән стереотип йөри. Мәсәлән, шәһәребезнең бер мәктәбендә, рейд вакытында өстәлдә карабодай боткасы, колбаса, тавык ите белән тары боткасы, чәй һәм алма булган. Тәлинкәләрнең күбесе, ризык бер дә ашалмыйча, кире илтелгән. Кайбер тәлинкәләрдә колбаса яисә тавык ите генә ашалып каралган. "Нигә ашамыйсыз?" - дигән сорауга барысы да бертавыштан: "Ашыйсы килми", - дип җавап биргәннәр.
Эльвира Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев