Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары!
Барыгызны да ихлас йөрәктән милли бәйрәмебез - Сабан туе белән котлыйм.
Гасырлардан-гасырларга игенче хезмәтенең фидакарьлеген, илләрне, халыкларны яшәтүче бөек көч икәнлеген, хозурлыгын данлап яшәүче бу күркәм бәйрәмне елның-елында көтеп алабыз. Сабан туе үзенең халыкчанлыгы, кабатланмас милли бизәкләре һәм күтәренке рухы белән планетабызда яшәүче барлык халыкларның мәхәббәтен яулады. Илебездә яшәүче төрле милләт, конфессия вәкилләренең бер тату гаиләдә, дус-тату яшәвенә этәргеч бирде. Гореф-гадәтләренең, традицияләренең бер-берсен баетып-тулыландырып яшәвенә китерде. Шуңа күрә Сабан туе ул- дуслык, туганлык һәм теләктәшлек бәйрәме дә. Хөрмәтле чаллылылар, Сабан туен күтәренке күңел һәм яңа хезмәт казанышлары белән каршылау өчен, барыбыз да ел дәвамында намус белән хезмәт куйдык. Һәркайсыбызның тырышлыгы, җаваплылыгы, максатчанлыгы бәрабәренә, яраткан шәһәребез тагын да үсте, яңарды. Киләчәктә дә фидакарь хезмәтебезнең нәтиҗәләре бүгенге һәм килер буыннарны куандырасына ышанам.
Барыгызга да сәламәтлек, рух ныклыгы, гаилә бәхете һәм иминлек телим.
Сабан туе һәркайсыбыз күңелендә бәхетле мизгелләре белән генә истә калсын һәм яңа җиңүләргә рухландырсын!
Н.Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре хакиме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев