Кем син, изге кеше?
“Изгелек кыл да суга сал”, - ди халкыбыз. Бу сүзләр бүгенге язмабыз герое, 56 яшьлек шәһәребез эшмәкәре хакында дисәк, бер генә дә ялгыш булмас. Әйе, аны әле чын мәгънәсендә герой дип тә әйтергә була. Ак калабызның йөзек кашы булачак Җәмигъ мәчете төзелешенә ул 2 миллион сум акча биргән. Һәр тиенне чутлап, хөкүмәттән ярдәм көтеп утырган заманда, хәйрия эшенә шундый зур күләмдә финанслар юнәлтү - ул, хактан да, зур батырлыкка тиң. Әлеге изге йөрәкле шәһәрдәшебез хакында безгә “Җәмигъ” мәчетенең дин әһелләре хәбәр итте.
“Үзен халыкка белгертәсе килмәсә дә бу кардәшебез хакында әйтми булдыра алмыйбыз. Чөнки аның гамәле башкаларга да үрнәк булырлык. Күз алдыгызга гына китерегез, Рөстәм исемле әлеге шәһәрдәшебез, 2019 елдан бирле мәчет төзелешенә дип, һәр җомга хәер китерә. Үзе килә алмаганда улы артыннан биреп җибәрә”, - ди “Җәмигъ” мәчетенең мәэзине (азан әйтүче) Рәис Әхмәтов.
Эшмәкәр белән ул моннан 2 ел элек, булачак иман йортында кабат эшләр җанланып киткән чакта таныша. “Мин төзелеш янындагы вакытлыча мәчет бинасында кизү торучы булып та эшлим. Шулай бервакыт коймага эленгән сәдака савытына бер-бер артлы 5 меңлекләр салучы кешегә күзем төште. Бу хәлгә гаҗәпләнеп, аның янына килеп сүз каттым. Ул әлеге кардәшебез булып чыкты. Аннан мәчеткә керүен һәм сәдака биргәнлеген махсус китапта теркәвен үтендем. Күптән түгел кызыксынып, исәпләп карасам, бүгенге көнгә инде ул төзелеш фондына дип 74 тапкыр килеп акча биргән, ә сәдакаларының гомуми күләме 2 миллион сумга җиткән”, - ди мәчет әһеле.
Рәис агадан әлеге эшмәкәр хакында тагы да күбрәк сөйләвен үтенсәк тә ул иңсәсен генә селкетте. “Шәһәрдәшебезнең үзен башкаларга танытасы килми. Бу гамәлен ул макталыр өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгына ирешү һәм төп мәчетебезнең тизрәк сафка басуы өчен кыла. Динебездә дә бит “Иң бәрәкәтлесе – яшереп бирелгән сәдака” дип юкка гына әйтмиләр”, - диде.
Әйе, заманында Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сәдака бирергә мөмкинлеге булган кайбер сәхабәләре, кешегә күрсәтмичә генә, аларны мәчеткә килгән фәкыйрьләрнең башмаклары эченә тыгып куя торган булганнар. Фәкыйрь кеше исә намаздан чыккач, аягына башмагын кигәндә сәдаканы табып сөенә торган булган.
Шөкер, бүгенге көндә дә мондый иманлы җаннар юк түгел. “Җәмигъ” мәчете бинасы югарырак күтәрелгән саен, төзелеш фондына дип, акча бирүчеләрнең саны да арта гына бара. Иң юмарт хәйриячедән кала, иң өлкән яшьтәге сәдака бирүче дә безнең калабызда яшидер, мөгаен. Әле күптән түгел генә 102 яшьлек чаллылы да мәчет төзелешенә дип акча тапшыра. Икенче бер чал чәчле шәһәрдәшебез исә 100 мең сумнан артык акчасын төзелеш фондына дип васыять итеп калдыра. Хәйриячеләр арасында хәтта чит өлкәләрдән дә килүчеләр бар икән. Гомумән, Рәис Әхмәтов белдерүенчә, бүгенге көнгә мәчеткә, матди ярдәм күрсәтү нияте белән, көнгә 60 лап кеше килә. Бу төзелешкә кадәрге вакыт белән чагыштырганда 5 тапкырга артык диярлек.
“2019 елның октябрендә, объектка кабат “җан өрелгәч”, без хәтта биредәге эшләр халыкка күренсен дип, коймаларны да сүтмәкче идек. Ләкин шәһәребез хакиме Наил Мәһдиевнең зур ярдәме белән төзелеш шундый кызу темплар белән алга китте ки, коймаларны сүтеп торуның кирәге калмады. Бинабызның беренче, икенче, өченче каты сафка басты. Милләттәшләребездә, шәһәрдәшләребездә мәчетнең төзелеп бетәсенә кабат ышаныч уянды”, - ди Рәис Әхмәтов.
Әйе, бүгенге көнгә инде биредә төзүчеләр ике зур манараны да кертеп, монолит каркасны урнаштыру эшләрен тәмамлаганнар. Ел ахырына кадәр алар биш гөмбәз куярга, мәчетнең түбәсен ябарга һәм кирпечтән диварларны торгызып бетерергә ниятлиләр. Шул рәвешле бина тулысынча капланып беткәч инженерлык челтәрләрен монтажлауга да керешәчәкләр.
“Җәмигъ” мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов белдерүенчә, агымдагы елның беренче кварталында биредә төзелеш эшләренә 4 млн сум акча сарыф ителгән. Шөкер, апрель, май һәм июнь айларында мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән фонд 18,2 млн сумга тулыланган, бүгенге көнгә барлыгы 21,2 млн сум акча җыелган. Билгеле, планга кертелгән эшләрне тормышка ашыру өчен бу сумма гына җитми. Чөнки 2 мең кубометр кирпеч стеналарны күтәрү өчен генә дә 25 млн сум акча сарыф ителәчәк.
Бу урында инде зирәк халкыбызның тагын бер мәкален искә төшереп үтү урынлы булыр иде. “Күмәк көч тау күчерер”, - дигән элек-электән әби-бабаларыбыз. Моны истә тотып, без дә шәһәребезнең төп мәчете төзелешенә кулыбыздан килгәнчә үз өлешебезне кертсәк иде. Дин әһелләре белдерүенчә, иман йортларын салуга юнәлдерелгән сәдакалар иң файдалылардан санала. Чөнки алардан кешегә, бакыйлыкка күчкәннән соң да, һәрвакыт савап язылып тора.
P.S. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр http://fondjamig.ru/ сайтында күрсәтелгән реквизитлардан файдалана ала. Шулай ук, Сбербанк-онлайн кушымтасы ярдәме белән, түбәндәге QR-код аша, сәдака күчерегә мөмкин.
Илшат СОЛТАНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев