21 июль 2021 яңалыклары
-
ГЭСта җылылык челтәрләре дефектларын ачыклаганнар
Шуңа күрә 5 йорт кайнар сусыз кала бирә. Бу 1/9, 1/10, 1/11, 1/12 А һәм Б йортлары.
-
Уңышыма зарланмыйм
Быелгы җәй безне тагын сыный. Инде берничә атна урамда эссе һава торышы тора. Республикабыз буенча яңгырлар яуса да, шәһәребездә әллә ни явым-төшемнәр күзәтелми. Мондый коры көннәрдә бакчачыларга авыр, чөнки утырткан яшелчәләрне саклап калу, алар мул уңыш бирсен өчен шактый гына көч куярга кирәк.
-
Адилә – иң яхшы хэндлер
Күптән түгел Казанда беренче тапкыр «Агро-волга-2021» халыкара агросәнгать күргәзмәсе үтте. Аның кысаларында голштин-фриз токымлы мөгезле эре терлекләр конкурсы узды. Күргәзмәгә кадәр республика хуҗалыкларында нәселле сыерлар, таналар һәм бозаулар сайлап алу этабы булды. Күргәзмәдә катнашкан 93 баш малны Венгриядән килгән халыкара эксперт Шебек Тамаш бәяләде.
-
Эшсезлек дәрәҗәсе кимрәк
Ел башыннан кадрлар үзәгенә 7287 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Чаллының мәктәпләре тупланган
Төзелә торган ике яңа мәктәпкә укучыларны һәм укытучыларны кабул итү дәвам итә.
-
Җылылык сезонына әзерләнәбез
1538 күпкатлы йортның 470е 2021-2022 елгы җылыту сезонына әзерлек паспортларын алды. Бу йортларның гомуми саныннан 31 процент.
-
Кайнар су бетә
Бүген опрессовканың чираттагы этабы башлана. Ул 3 августка кадәр дәвам итәчәк.
-
"КАМАЗ"да эшләүчеләр сертификатлар ала башладылар
Сүз балалары беренче сыйныфка бара торган хезмәткәрләр турында.
-
Чаллыда йортсыз этләр һәм кыргый төлкеләрне күпләп аулау уздырыла
Узган атнада 30дан артык хайван тотылган.
-
Чаллыда бензин кыйммәтләнде
Бер ай эчендә ягулык бәясе 30 тиенгә арткан.
-
"Бердәм Россия" сәяси партияләрне имин сайлауларга чакырды
Пандемия шартларында иң мөһиме – гражданнарның сәламәтлеген саклау.
-
Хәния Фәрхи турында истәлекләр. "Берсендә бөтен акчасын төркемендәге ир-атларга биреп бетерде, үзенә Казанга кайтырлык та акчасы калмады" (анонс)
Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең кинәт вафат булуына 27 июльдә 4 ел тула. Балалары, туганнары, дуслары бу хәл белән һаман да килешә алмый. Газетабызда “Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр” сәхифәсен башлагач, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә яшәүчеләр телефон, социаль челтәрләр аша Хәния турындагы хәтирәләре белән уртаклашалар. Бүген укучыларыбызга Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә яшәүче Гөлшат Мөбәрәкованың истәлекләрен тәкъдим итәбез.
-
Кем син, изге кеше?
“Изгелек кыл да суга сал”, - ди халкыбыз. Бу сүзләр бүгенге язмабыз герое, 56 яшьлек шәһәребез эшмәкәре хакында дисәк, бер генә дә ялгыш булмас. Әйе, аны әле чын мәгънәсендә герой дип тә әйтергә була. Ак калабызның йөзек кашы булачак Җәмигъ мәчете төзелешенә ул 2 миллион сум акча биргән. Һәр тиенне чутлап, хөкүмәттән ярдәм көтеп утырган заманда, хәйрия эшенә шундый зур күләмдә финанслар юнәлтү - ул, хактан да, зур батырлыкка тиң. Әлеге изге йөрәкле шәһәрдәшебез хакында безгә “Җәмигъ” мәчетенең дин әһелләре хәбәр итте.
-
Гренада паркын реконструкцияләүнең 3нче этабына старт бирелде
Гренада паркын реконструкцияләү 2019 елда ук башланган иде. Һәм, ниһаять, проект финиш этабына чыкты.
-
Чаллыда 17 балалар бакчасы беренче тапкыр ясле яшьтәге балаларны кабул итәчәк
Юлламалар артыннан ата-аналар чиратка тезелә башлаган инде.