Коронавирус ишек шакый
Яңа көн туган саен короновирус турында төрле хәбәрләр тарала. Бу вирус белән авыручылар Казанда да бар икән дигәне Татарстан халкын аеруча борчуга салды. Тик белгечләр халыкны тынычландыралар. Янәсе коронавирустан (Covid-19) үлүчеләр саны гадәти сезонлы грипп вакытындагы күрсәткечтән артмый һәм аннан түбәнрәк тә булырга мөмкин. Әлеге вирусның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыкларга карар кылган ВВСның рус хезмәте шундый нәтиҗәгә килгән.
Анализ вакытында авторлар һәлак булучылар санын әлеге вирусны йоктыручыларның гомуми исәбе белән чагыштырган. Статистика буенча, дуңгыз гриппы рәвешендәге глобаль эпидемияләр 25 елга бер тапкыр теркәлә һәм аларны йоктырган һәр 100 мең кешенең 10-20се (0,01-0,02 процент) якты дөнья белән хушлаша.
Бүгенге көндә әлеге вирусны йоктырган беренче 100 мең кешегә 2 меңгә якын (2 процент) үлем очрагы туры килә.
Эпидемиология һәм микробиология институты профессоры Виктор Зуев билгеләп үткәнчә, сезонлы грипп инфекциясе вакытында үлүчеләр саны шул ук күләмдә яки бераз күбрәк була.
Шул ук вакытта, экспертларның күпчелеге инануынча, коронавирусны йоктырган дистәләгән мең кешедә әле авыр симптомнар күзәтелмәгән һәм алар табибларга мөрәҗәгать итмәгән.
Авыруның ни дәрәҗәдә йогышлы булуына килгәндә, Covid-19 дөрестән дә сезонлы гриппка караганда куркынычрак. Әйтик, гадәти вирус белән авыручы 10 кеше уртача алганда 13 кешене йоктырса, коронавирус очрагында ул 22гә җитә.
Шәһәр халкы арасында әлеге вируска карата төрле фикерләр йөри. “Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын дигән. Сезонлы чирләр вакытында сакланып йөрергә кирәк. Сарымсак, суган, лимон кебек ризыкларны көндәлек рационнан төшермәскә. Без Ислам дине кануннары буенча яшибез. Алла язмаган эш булмас, бәлки ул вирус турында хәбәрләр дөрес тә түгелдер”, – ди хаҗия Фәния.
Машина йөртүче булып эшләүче Азат әфәнде исә: “Язмышыңа ничек язылган, шул вакытта мәңгелеккә күчәсең. Вирус дип куркып өйдә торып кына дөнья бармый”, – ди. Табиб Гөлсәрия Абдуллина исә, тотрыксыз һава торышы булганда, профилактика чараларына игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте. “Вирусларны йоктыру куркынычы югары булган төркемгә, башка төрле инфекцияләр вакытындагы кебек үк, авырлы хатын-кызлар, балалар, иммунитеты түбән булган кешеләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр керә. Бу категориядәге шәһәрдәшләр үзләренең сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булсыннар иде”, – диде ул.
Шунысы куанычлы, шәһәрдә коронавирус белән авыру очраклары ачыкланмады. Дәвалау-профилактика оешмаларында коронавирус инфекциясенә юл куймау буенча чаралар Роспотребнадзор күрсәтмәләре нигезендә билгеләнгән срокларда үткәрелә. Бу хакта журналистларга матбугат конференциядә сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев сөйләде.
“Кытайдан Чаллы шәһәре территориясенә килгән барлык затлар 14 көн дәвамында көн саен медицина күзәтүе астында торалар. Маршрутлаштыру тәртибе нигезендә, коронавирус йогышына шикләнгән затларны ачыклау очрагында, аларны махсус җиһазландырылган ашыгыч ярдәм машиналарында, алга таба медицина ярдәме күрсәтү өчен, йогышлы авырулар хастаханәсенә илтү каралган”, – диде ул.
Шулай ук ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан шәһәрнең дәвалау-профилактика оешмаларында халык белән аңлату эшләре алып барыла. Чаллылылар өчен мәгълүмати материаллар әзерләнгән, аларда инфекциянең таралуын булдырмау чаралары турында хәбәр ителә. Таттехмедфарм мәгълүматларына караганда, шәһәрнең дәүләт даруханәләрендә битлекләр бар, беткән очракта алар складлардан китерелә. Шулай да сак булу, беребезгә дә зыян булмас.
Фото из открытых источников
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев