25 февраль 2020 яңалыклары
-
Сәламәтлек саклау өлкәсе эшчәнлегенә йомгак ясады
25 февраль көнне балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сараенда 2019 елда шәһәрнең сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлеге йомгаклары буенча Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, мэр урынбасары Флера Андреева катнаштылар.
-
«КАМАЗ» коронавирус аркасында кыскартылган эш атнасына күчмәкче
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларына кытлык күзәтелгән очракта, тулы булмаган эш атнасы кертү мөмкинлеге турында боерык чыгарды.
-
Коронавирус ишек шакый
Яңа көн туган саен короновирус турында төрле хәбәрләр тарала. Бу вирус белән авыручылар Казанда да бар икән дигәне Татарстан халкын аеруча борчуга салды. Тик белгечләр халыкны тынычландыралар. Янәсе коронавирустан (Covid-19) үлүчеләр саны гадәти сезонлы грипп вакытындагы күрсәткечтән артмый һәм аннан түбәнрәк тә булырга мөмкин. Әлеге вирусның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыкларга карар кылган ВВСның рус хезмәте шундый нәтиҗәгә килгән.
-
Төнге кош
— Кызым... Кызым... Балам... Балакаем... Күңелеңне тый... Җаныңны җый... Йөрәгеңне ярсытма... Синең Наилең бар, кызың бар... Тормышың бар... Кызым, ник дәшмисең? Кызым!.. Балакаем!..
-
Салават кубогына узышлар
Яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдинов киләсе елда 25нче узышлар узачагын әйтте. “Анысына ныклап әзерләнәчәкбез. Бу юлы спортчыларга авариясез узышлар телим”,- диде.
-
Республика көненә фильм
“Фильм команда, КАМАЗ, республика турында булачак, анда Казанның матурлыгын күрсәтәчәкләр. Фильм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, аларны техник һөнәрләргә, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен төшерелгән.
-
Бәяләр арта башлаячак
Тиздән бөтен нәрсәгә дә бәяләр артачак, дигән хәбәр бар.
-
Сорау - җавап
Иремнән аерылырга телим. Моннан ике ел элек өйләнешкәч тә ипотекага фатир алган идек. Тагын унөч ел түлисе калды. Фатир ирем исемендә. Балаларыбыз юк. Аерылышкан очракта ипотекадагы фатирны бүлеп буламы икән? Миңа бернәрсәсез калу куркынычы янамыймы? Эльвира Ш.
-
Буран фаҗигалар китерде
Казаннан М7 трассасына чыккан җирдә ике баласы белән бер хатын юл авариясенә эләккән. Әни кеше һәм бер бала шунда ук җан биргән.