Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ковидка каршы көрәш катгыйланды

11 октябрьдән Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация кертелде. Бу хакта карарны республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалады. Шулай ук атна башыннан республикада ковид буенча чикләүләр дә катгыйланды. Хәзер җәмәгать туклану урыннарына, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәткәч кенә кереп булачак.

Кемнәргә кагыла?
Инде югарыда язылганнарга төгәлрәк тукталып үтик. Мәҗбүри вакцинация исә 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, медицина, белем бирү һәм социаль учреждениеләр, транспорт һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, хокук саклау органнары, дәүләт һәм муниципаль оешмалары хезмәткәрләренә кагыла.
Шулай ук чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары, почта, кәрәзле элемтә салоннары, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, кино, музей, концерт, күргәзмә заллары, китапханә, ял үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханә, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервисларда эшләүчеләр дә мәҗбүри рәвештә вакцина ясатырга тиеш. Югары һәм махсус урта уку йортларыннан читтә практика узучы студентларга да шул ук таләп.
6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләрнең вакцинаның икенче компонентын кадатуын кайгыртырга тиеш. «Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән читләштерелә. 7 декабрьдән исә вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән азат ителә», — дип аңлаттылар Роспотребнадзор идарәсендә. Бу карар вакцинациягә каршылыгы булуы турында рәсми документка ия кешеләргә кагылмый. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәннәргә өйдә вакцинация уздыру чарасын күрәчәк.


Нинди чикләүләр?
Чикләүләргә килгәндә исә алар түбәндәгечә:
Хәзер театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачак, 500дән дә күбрәк кеше кертү тыела. Түбәндәге шартларны үтәп әлеге чараларны тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрергә була:
– Барлык хезмәткәрләр, шулай ук чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавирустан прививка ясатырга тиеш. Вакцина ясатуга медицина ягыннан каршы күрсәтмәләре булган һәм аларны медицина белешмәсе белән раслаган кешеләргә искәрмә ясала.
– 18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганын раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;
– Чараны һәм аны үткәргәндәге профилактик чараларны Татарстан Оператив штабы белән 30 көн кала килештерелергә тиеш.
Спорт һәм физкультура, күңел ачу, мәдәни чаралар уздырганда тамаша залындагы урыннарның 50 проценттан да күбрәге тулмаска, 500дән дә артык кеше булмаска тиеш.
Шулай ук кунакханәләр, хостеллар номерларын  50 процентка гына тутырып эшли ала. Әгәр барлык хезмәткәрләр дә ковидка каршы прививка ясаткан икән, номерларны тулысынча тутырырга мөмкин. Вакцина ясатуга медицина ягыннан каршы күрсәтмәләре булган һәм аларны медицина белешмәсе белән раслаган кешеләргә искәрмә ясала.
Җәмәгать туклану урыннарына, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәткәч кенә кереп булачак.
Коронавируска каршы вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелә. Яшәү һәм тору урыннарыннан бары тик түбәндәге очракларда гына чыгып китәргә мөмкин булачак:
- ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме сорап, тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янау очракларын сорап мөрәҗәгать итү;
- Covid-19га каршы вакцинация үткәрү урынына бару;
- товарлар сатып алу, эш урынына бару;
- күп кешеләр җыела торган урыннардан тыш, яшәү (тору) урыныннан 100 метрдан артмаган ераклыкта йөрү;
- чүп-чарны якын арада калдыклар җыя торган урынга кадәр чыгару.

 

Шәһәрдәшләр фикере
Без исә Чаллыда әлеге чикләүләр үтәлеше белән танышып карарга булдык.
Зур гына сәүдә үзәге янында халык җыелган. Болар бөтенесе дә кибеткә керә алмаган кешеләр. Алар чыккан яңа карар турында бәхәсләшәләр. Әйтергә кирәк, күбесе әлеге яңалыкка әзер түгел, кайберәүләре беренче тапкыр ишетәләр.  
Нина Михайловна ит алырга дип килгән җирдән кире борылып кайтып бара.
– Кибеткә кертмәделәр, прививкам юк. Ясатырга ярамый миңа, медотвод алырга кирәк, шифаханәгә барырга куркып йөрим, – ди ул. – Чикләүләргә килгәндә, болай итү дөрес дип уйлыйм. Кемгә ярый, прививка ясатсыннар иде.  
Кибетнең ишегеннән керү белән сакчы каршы ала, аның кулында смартфон, ул шуның ярдәмендә QR-кодны тикшерә. Өлкән яшьтәге кешеләр күбесе прививка ясаткан кәгазь яки сертификат белән килә. Андыйлардан паспорт таләп итәләр. Паспортның булмаса, шулай ук сәүдә үзәгенә кертмиләр.
– Минем беркайчан да паспортны үзем белән йөрткәнем юк, – ди Гадел Нуруллин. – Прививканы әллә кайчан ясаттым, телефоным да гади генә. Өйгә кайтып, документ алып киләсе була инде.
Тәнзилә Мәгъсүмовага 73 яшь. Ул вакцина ясаткан, тик аның телефонында дәүләт хезмәтләре порталы юк.
– Сим  картам кызым исемендә иде, кичә генә үз исемемә күчерү турында барып гариза яздым, – ди ул. – Махсус дәүләт хезмәтләре порталын кертү өчен эшләдем мин моны. Чөнки ансыз беркая кертмиләр.
Рәсим Гәрәев иртән сәүдә үзәгенә килгәч, аны шифаханәгә белешмә артыннан җибәрәләр.
– Прививканы ясаттым, тик белешмәм юк иде. Барып алып кайттым, паспортым да кулымда, тик мине барыбер кертмиләр. Нинди хәл инде бу?  – дип зарлана ул.
Чәчтарашханәдә дә әлеге таләпләр үтәлә. Биредә эшләүче Гөлфия Бутина бу күрсәткечләргә уңай карый.
– Мондый чикләүләр, әлбәттә, кирәк. Без бит кемнәргә генә хезмәт күрсәтмибез. Аның чирлеме, юкмы икәнен кайдан белеп була. Ә хәзер мин үзем өчен тыныч, прививка булмаган кешеләр белән эшләмибез. Вакцинаны кыш көне үк, күптән түгел – ревакцинация ясаттым. Чирдән котылуның башка юлы юк бит. Прививка ясатмаган кешеләрне бөтенләй аңламыйм мин, – ди ул.
Без сөйләшеп торган арада чәчтарашханәгә бер хатын килде. Ул беренче компонентын ясаттым, икенчесе – 19 октябрьдә, ди. Шулай булса да, аңа хезмәт күрсәтмәделәр.  
Җәмәгать туклану урыннарында да әлеге карар нигезендә эшлиләр. Директор Руслан Кәлимуллин әйтүенчә, алар үз кафесына бары тик QR-кодлары булган кешеләрне генә кертәләр. «Прививка турында белешмә белән килүчеләрдән паспорт таләп итәбез. Һич булмаса, без заказларын чыгарып бирә алабыз», – диде ул.
Әлеге чикләүләр спорт объектларына да кагыла. Мәсәлән, «Олимпийский» спорт мәктәбенә дә QR-кодсыз кертмиләр. Ишек янында вахтер басып тора, ул кергән һәр кешенең прививкасының барлыгын-юклыгын тикшерә. «Әти-әниләрнең, әби-бабайларның  вакцинасы ясатылмаган икән, балаларын урамда көтеп торырга кушам», – ди ул.
Яңа чикләүләргә шәһәрдәшләрнең мөнәсәбәте төрле. Аларның күпчелеге моңа әзер түгел. Тора-бара ничек булыр, әлегә билгесез.
 
Зәһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация