Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өйләнешер алдыннан - коуч-психологка

Кияүгә чыгарга яисә өйләнергә карар кылган яшьләр нинди киңәшләр тотып эш йөртергә тиеш? Гомумән, гаиләне саклап калуның нинди принциплары бар? Бу һәм башка сорауларга җавап табар өчен без кызыклы шәхес – шагыйрә, беренче татар телле коуч Илүзә Әминовага мөрәҗәгать иттек.

– Хәзерге яшьләр бик ачык, аңлы кешеләр. Күпмедер дәрәҗәдә аларга хәтта кызыгып карыйм мин. Алар бөтен нәрсәгә карата үз фикерләрен әйтәләр, бер дә кыенсынып тормыйлар. Моннан тыш яшьләр гаиләләрендә булган мөнәсәбәтләрне (модель поведения) күреп торалар. Аны үз фикерләре белән үреп, үзләре өчен идеаль модель булдыру өстендә эшлиләр. Шуңа күрә күп кенә парлар өйләнешер алдыннан коуч-психологка киләләр. Бу, әлбәттә, сөендерә. Чөнки мондый яшьләр баштан ук яхшы мөнәсәбәтләр төзергә әзер. Без бит инде элек әткәй-әнкәйләрнең тәҗрибәләренә, аларның гаилә моделенә таянып, үзебезнең гаиләне төзедек. Ә менә хәзер яшьләр күпкә акыллырак һәм аңлырак. Ә иң мөһиме – алар гаиләләрен төзер алдыннан хәтта гаилә психологларына мөрәҗәгать итәләр. 

Иң беренче чиратта, белгеч янына килгән яшьләр, шуны белергә телиләр: гаилә төзүне нәрсәдән башларга, нинди проблемалар килеп чыгуы ихтимал, нәрсәләр безгә комачау итәргә мөмкин? 

Өйләнешергә карар кылганнар беркайчан да тулысынча үзләренең чын йөзләрен күрсәтмәячәк. Чөнки аларның матур булып күренәселәре, ошаткан кешене үзләренеке итәселәре килә. Бары тик өйләнешкәч яисә кияүгә чыккач кына, безнең үз йөзебез ачыла. Бу, әлбәттә, кемгәдер ошап та бетмәскә мөмкин. Шуңа күрә тормышны баштан ук киңәшләшеп, сөйләшеп, бөтен нәрсәләрне җентекләп уйлап, уртага салып, уртаклашсак, мәхәббәт тарихы күпкә дәвамлырак булачак. 

Нинди киңәшләр бар соң? 

Беренчедән, бер-берегез белән сөйләшегез. Сез – ике кеше, ике гаилә моделен күреп үскәннәр. Сорау килеп чыга: үзегез булачак гаиләгезне ничек күз алдына китерәсез? Анда кем баш, кем муен? Егетнең күз уңында нинди гаилә кыйммәтләре бар? Ул нәрсә өчен игътибарлы булырга тиеш, нәрсәләр өчен җаваплы булачак? Гомумән, егет кеше идеаль гаиләне ничек итеп күрә? Кыз кеше өчен дә сораулар күп: нәрсәне үз өстенә алачак, нинди гаилә моделе аның өчен дөрес, булачак тормыш иптәшеннән ул нәрсәләр көтә? Менә шушыларны ике як та ачыклап бетерергә тиеш.

Икенчедән, булачак парлар нәрсә ул мәхәббәт дигән сорауга да җавап бирергә тиешләр. Хатын-кызга исә «Синең өчен мәхәббәт нәрсә ул? Мәхәббәт аңлату, аны күрсәтү нәрсәләрдә күренә?» дигән сораулар бирергә кирәк. Монда кыз нәрсә уйлаганнарын, кичергәннәрен санап китә. Мисалга, мәхәббәт – миңа игътибар бирү, чәчәкләр бүләк итү, матур сүзләр әйтү, хәлләремне сорашу, миңа ярдәм итү, балаларны карашу, әти-әниемә хөрмәт белән карау, иртән миңа чәй ясап эчерү, хәерле иртә-тыныч йокылар теләү, дияргә мөмкин. Егет кеше дә бу очракта игътибарсыз калмый, аңа да сораулар бирелә: сиңа карата мәхәббәт нәрсәләрдә чагылырга тиеш? Тәмле итеп ашарга әзерләү, өйне чиста тоту, балаларны тәрбияләү, әти-әниемә игътибарлы булу кебек җаваплар булырга мөмкин. Әйтергә теләгәнем: булачак ир белән хатын арасында менә шундый аралашу булырга тиеш. 

Гаилә төзер алдыннан өйләнешергә теләгән парларга миннән төп киңәш: ул да булса аралашырга, кыенсынып тормаска! Әгәр дә алга таба берәрсе нинди дә булса ризасызлык белдерә икән, «Мин сиңа сөйләшү вакытында боларны әйттем», – дип туры әйтә аласыз. Килеп чыгачак проблемалар яисә аңлашылмаган нәрсәләрне баштан ук чишсәгез, бергә аңлашып калсагыз, алга таба күпкә яхшырак булачак. Мәхәббәт корабыгыз да, бернинди упкынга бәрелмичә, мәхәббәт дулкынында йөзәчәк. 

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация