Шифалы икмәк кирәк безгә
Кешенең сәламәтлеге күп очракта аның туклануыннан, нинди ризыклар ашавыннан да тора. Әйтик, шикәр чире белән авыручылар гомер буе билгеле бер төрле ашамлыклар белән генә туклана алалар. Канда шикәрнең артуы нинди ризык куллануга бәйле.
Бүген Чаллыда 10 меңнән артык диабетик бар, шуларның 122 се балалар. Болар әле исәпкә куелган кешеләр генә, ә табибка килмәгәннәрне дә өстәсәк бу сан күпкә артык булыр иде. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр исә тагы да күбрәк, рәсми саннарны төгәл әйтүе дә авыр, бу чир белән көн саен диярлек дүрт-биш кеше өстәлеп тора. Табиблар һәр кешедә йөрәктә ниндидер булса да нормадан тайпылыш бар, дип әйтәләр. Менә шундый чирлеләр күп булгач аларны махсус ашамлыклар белән тәмин итү кирәклеге көн кебек ачык. Һәм бу эш башланды да.
Чаллы хакименә йөрәк чирле һәм диабет белән авырулар өчен пешерелгән ипиләрне күрсәттеләр. "Сварог-Р" ҖЧҖ аны күрше Менделеевск каласында пешерә икән. Шәһәребездә дә бу авырулар өчен шушындый икмәк пешерү цехын ачарга кирәк, диләр эшмәкәрләр. Проект "Шыттырылган орлыктан ризык" дип атала. Бодай орлыгын шыттырып аннан аны ваклап пешерелгән ризык микроэлементларга бай, тере камырда витаминнар да сакланып кала. Шикәр чирле кешеләр аны кулланып кандагы глюкозаның кимүенә ирешәләр, йөрәк-кан тамыры чирлеләргә ул холеристинны киметергә ярдәм итә, симергәндә дә файдалы -диета тотучылар өчен идеал ризык, яман шешне булдырмауда да әлеге ипи үз ролен уйный, диләр белгечләр. Шифалы ипине пешерү өчен махсус технология кирәк икән. Эшмәкәрләр шәһәр хакименә Чаллыда үзләренә шифалы ипине пешерү өчен бина бирүне һәм өлешчә финанс ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Сварог-Р" ҖЧҖ нең җитәкчесе Владимир Романов: "Яңа технологияне урнаштыру өчен уңайлыклар булсын иде. Орлыкны шыттыру өчен генә дә махсус шартлар таләп ителә, без шушындый орлыктан Менделеевскийда 50 төрле ипи пешерәбез, кондитер һәм макарон әйберләре дә эшлибез". Сварог-Р" ҖЧҖе тәүлегенә 5 тонна продукция җитештерә ала. Чаллыда җитештерүне ачу өчен 4 миллион сум акча кирәк", - ди.
Наил Мәһдиев бу максатлар өчен шәһәр казнасында акча юклыгын әйтте. Хаким республиканың Икътисад министрлыгына сезне тәкъдим итеп, эшмәкәрлек буенча берничә яклау программасына кертергә ярдәм итәрбез, дип белдерде. Ул эшмәкәрләрдән шәхси бизнесның планы булырга тиешлеген ассызыклады. Шәһәр җитәкчесе бу ризыкның бик тә кирәк булуын ихлас күңелдән әйтте. Чөнки бу төр ипи шәһәрнең 1/09 хастаханәсенә китерелүен ул белә. "Читтән китерелүгә караганда диетик ипине үзебездә җитештерү кулай булыр, иде.Җитештерүне башласагыз ничек тә ярдәм итәрбез," диде мэр.
Әйе, шифалы икмәк үзебездә пешерелә башласа авыруларга зур шатлык булыр иде. Безнең шәһәрдә үз көче белән бу эшне башкарырдай предприятиеләр юк түгел. Әйтик, "Чаллы икмәге" комбинаты. Аның хәзерге вакытта диабетиклар яки йөрәк чирлеләр өчен җитештергән ипиләренә халыктан сорау зур. Шыттырылган бодайдан да теләсәләр икмәк пешерүне булдыра алалардыр.
Халык телендә шундый мәзәк йөри. Берәү табибка баргач аннан "Нәрсәләр ашыйсың", дип сораганнар. "Минем нәрсә ашаганым нигә? Чиремне сорагыз", - дигән ул. Сәламәтлегенең тукланудан торганын белмәгән ул. Шулай булгач, шифалы ипи кирәк безгә. Аны булдыру турында сүзе булгач эше дә булыр, дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев