18 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Ниязның яңа җиңүе
21 яшьлек Чаллы спортчысы Нияз Билалов (рәсемдә сулдан өченче) дзюдо буенча Татарстан җыелма командасында иң яхшыларның берсе. Дзюдо буенча Ауропа беренчелегендә ул тагын бер җиңү яулады - Братиславада (Словакия) 23 яшькәчә спортчылар арасында үткән бәйгедән бронза медальгә лаек булды. Йөз килограммга кадәр авырлык үлчәвендә татар егете белорус, азәрбайҗан һәм грузин...
-
Йөзүчеләребез уңышы
Казанда Су спорты сараеның 25 метрлы бассейнында йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Ярышларда Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән 500гә якын спортчы катнашты. Чаллы данын "Олимпийский" олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Чемпионатта Ирина Пронина һәм Никита Ганиев Россиянең спорт мастеры нормативын үтәделәр. Ә Ирина Приходько (рәсемдә) 100 һәм 200 метрлы...
-
Финалга юл ачык
Үткән ял көннәрендә "Нур" яшьләр үзәгендә "Мисс студенчество-2015" шәһәр конкурсының сайлап алу туры үтте. Бәйгене O.G.A. модель клубы, шәһәр студентлар советы, "Нур" яшьләр үзәге оештырды. Сайлап алу турында 27 студент катнашты. Конкурс программасы буенча кызлар презентация, иҗади чыгышлар һәм дефиледә ярыштылар. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча КФУның Яр Чаллы институтыннан...
-
“Супер әни” бәйгесе
Егерме сигезенче ноябрьдә Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Супер әни" бәйгесе оештырыла. Чарада 12 шәһәрдәшебез үз осталыкларын күрсәтәчәк. "Алар өчен төрле иҗади, интеллектуаль биремнәр әзерләнгән", - ди оештыручылар.
-
Чаллыда триатлон курслары ачылды
Чаллы эшмәкәре Сергей Акульчев триатлон буенча Татарстан федерациясен җитәкләячәк. Бүгенге көндә инде шәһәрдәшебез Чаллыда спортның әлеге төре буенча курслар да ачып җибәрде. Аларга эшмәкәрнең социаль челтәрендәге бите аша язылырга мөмкин.
-
Тәмәке тарту саулыкка һәм... кесәгә зыян
Иртәгә, 19 ноябрь - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне. Белгәнебезчә илебездә тартуны тыю турында законнар кабул ителгән иде. Быелның 10 аенда Татарстанда Роспотребнадзор тарафыннан тәмәке сатучы 301 сәүдә ноктасы тикшерелгән, шуларның 64 ендә канун бозулар табылган. Тәмәкене җәмәгать урыннарында тарткан өчен республикабызда 108 кешегә штрафлар салынган. Штрафның гомуми суммасы...
-
Игелеккә чикләр юк
Чаллыда шикәр чире белән авыручы балалар өчен «Sky Lounge» ресторанында хәйрия мәҗлесе үткәрелде. Аны Кама балалар медицина үзәге табиб-эндикринологы Роза Сәлимуллина ресторанның директоры Эрик Гафаров тәкъдиме белән уздырды. Эрик үзе дә 11 ел буе шушы чир белән авырган. Төшке ашта балалар тәмле һәм сәламәтлеккә файдалы ризыклар белән генә тукланып калмадылар,...
-
Вертолетлар өчен мәйданчык
Шәһәрнең Чулман проспекты һәм Нариманов урамы кисешкән урында (36 комплекс мәйданы) вертолетлар өчен мәйданчык төзиләр. Әлеге максатка республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүленде. Вертолетлар ярдәмендә республиканың төньяк көнчыгышындагы җирлекләреннән авыр хәлдәге авыруларны тиз арада шәһәрнең югары технологияле медицина үзәгенә алып килү мөмкин булачак. Объектны 2016 елның язына файдалануга тапшырырга...
-
Имтихан бирү катгыйлана
2016 елның 1 гыйнварыннан машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә имтихан бирү тәртибе катлаулана.
-
Сату кагыйдәләре үзгәрә
Россия Хөкүмәте карары белән кыйммәтле металлардан һәм кыйммәтле ташлардан ясалган зәркән бизәнү-ясану әйберләрен сату кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелте.
-
Шифалы икмәк кирәк безгә
Кешенең сәламәтлеге күп очракта аның туклануыннан, нинди ризыклар ашавыннан да тора. Әйтик, шикәр чире белән авыручылар гомер буе билгеле бер төрле ашамлыклар белән генә туклана алалар. Канда шикәрнең артуы нинди ризык куллануга бәйле.