Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Шәһри Чаллы» мохтаҗларны ашатты

Һәр шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көндезге сәгать 1дә «Приют человека» павильоны янына мохтаҗлар кайнар аш ашарга җыела. Бирегә приют җитәкчесе Рөстәм Гатин кафе-рестораннар пешергән ризык алып килә. Мохтаҗларны ашатуда аңа волонтерлар булыша. «Шәһри Чаллы» коллективы да бу дүшәмбедә әлеге игелекле эштә үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Кызлар приют турында күп ишетсәләр дә, үз күзләре белән барып күрү икенче – хис-тойгыларын алар газета укучылар белән дә бүлештеләр.

– Приюттагы эш шулкадәр камил оештырылган. Ризык тарату тәртибе, волонтерлар өчен перчатка, альяпкычларның әзер булуы дисеңме, барысы да уйланылган. Рөстәм Равилевич шулкадәр ачык кеше: бу сорауны бирмәгез, болай дип әйтмәгез дип бер сүз дә әйтмәде. Приютка килүчеләр белән дә хөрмәт белән, дустанә сөйләшә. Кешеләрне ашыктырмый, җайлап тора. Аның даими ярдәмчесе Светлана белән дә таныштым. Һәр иртәне сәгать дүртенче яртыда торып, эшкә барганнан соң, бирегә ярдәм итәргә килә. Инде ел буе шулай ди! Проектның үсүе, спонсорларның аңа кушылуы да (нинди зур суммаларда бит әле!) бик гаҗәпләндерде мине. Миһербанлы кешеләрнең күп булуына монда янә инандым, – дип уртаклашты СММ-белгечебез Сәрия Гарипова.

– Чыннан да, приютка килүчеләрнең һәркайсы ярдәмгә мохтаҗ. Күбесе тормышларын яхшы якка үзгәртергә әзер дә соң, әмма белгечләр ярдәменнән башка бу мөмкин түгел. Рөстәм Гатин бирегә килүчеләрнең һәркайсын белә. Шулай да, тормышларын яхшыга үзгәртергә теләүчеләрне журналга теркәп, мәгълүматны белгечләргә тапшыруны җайга салган. Бу юлы журналга язып баруны миңа ышанып тапшырды ул. Чөнки ризык тарату аннан башка булмый. Ә ашаганнар минем янга үтә торды. Бер сәгать эчендә алты кеше керде. Әйтергә кирәк, мине беренче тапкыр гына күрсәләр дә, түкми-чәчми барын да ачыктан-ачык сөйләделәр. Күпме пенсия алуларын, ни белән авырганнарын, кичке ашка нәрсә ашаганнарына кадәр әйттеләр. Киңәш-ярдәм сорадылар. Кайберләре аеруча озак утырды. Сүзләрен бүләргә теләмәдем. Кулдан килсә, һәркайсына булышыр идем дә соң! Алар кечкенә балалар кебек самими, беркатлы, ышанучан. Кайберләренең язмышы бигрәк тә кызганыч. Менә бер хатынны гомер иткән фатирыннан куып чыгарганнар. Кем бит әле – кызы белән кияве. Берсе пенсиясен алуга баласына бирә икән. Булыша, янәсе. Имеш, баласы эшсез калган, аңа авыр. Ә үзе бичара кача-поса монда килеп кайнар аш ашый, кием сайлап ала. Бик җәлләдем, – дип сөйләде редактор Зөһрә Вәлитова.

– Шәһәрдә мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү үзәге эшләве турында күптәннән белә идем. Анда барырга мөмкинлек чыккач, бик теләп ризалаштым. Мохтаҗларга кайнар ризык биреп тордым мин. Кешеләрнең күбесе үз савытлары белән килгән. Алар бик оялып кына савытларын сузалар, башларын аска игәннәр... «Ашларыгыз тәмле булсын! Тагын килегез!» – дип әйтүгә күбесе балкып китә, йөзләре дә ачыла. Аларның бит күбесенә җылы сүз дә җитми, алар бит шуңа да мохтаҗ! Күбесе рәхмәтен әйтә, араларында шаяртып-көлеп алучылар да бар. Мин «эш урыны»ннан чыгып, мохтаҗ бер апага кием сайлашырга да булыштым. Өстендә бик юка гына ир-ат курткасы иде. Бихисап кием арасыннан килешле генә пәлтә табып алдык. И-и, шунда сөенүләре! «Матур булды бит, әйеме?» – дип, самими шатлануы һаман күз алдымда. Алар бит монда очраклы гына килеп эләкмәгән. Күбесенең үз язмышы, үз тарихы... Араларында күптәннән эш эзләүчеләре дә, психологик, юридик ярдәмгә мохтаҗлары да бар. Ә үзәк исә нәкъ шул эшләр белән шөгыльләнә дә. Монда исә мохтаҗларның бу баткаклыктан чыгу юлларын үзләре дә эзләүләре, үзләренә үзләре үк булышулары кирәк, – дип фикерләрен әйтә газетаның сайт редакторы Гөлия Ибатуллина.
 Әле приютка «УАЗ» машинасы да бүләк иткәннәр. «Тиздән күчереп йөртелә торган мунча алабыз. Аны машинага тагып, бер урыннан икенчесенә йөртәчәкбез. Чөнки ГЭС бистәсендә дә ашату ноктасы ачыла. Иртәгә аның өчен махсус күчмә ашату фургоны алып кайтырга барам», – дип планнары белән бүлеште Рөстәм Гатин.

Волонтерлар булып гаилә белән килүчеләр дә бар. Бер ата-ана ризыкның кадерен күрсеннәр дип улы һәм кызын алып килгән.
Бу юлы ашауга 60лап кеше килде. Моңа кадәр 80-100 кеше йөри иде. «Күпләре инде эшкә урнашып, көннәрен үзләре күрә. Кемнәрдер юридик мәсьәләләрен хәл итеп, үз тормышларына кире кайтты, – ди Рөстәм әфәнде.

Айзирә Имамова.

Күбрәк фотолар монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация