«Шәһри Чаллы» мохтаҗларны ашатты – Фоторепортаж
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» мохтаҗларны ашатты – Фоторепортаж

Бүген безнең коллектив мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү үзәгендә булды. Без монда эшләүчеләргә ярдәм иттек, мохтаҗлар белән аралаштык.

– Үзәккә килүчеләрне исемләп беләбез инде. Безнең ярдәм белән 50дән артык кеше эшкә урнашты. Араларында безнең күз алда гаилә корганнары да бар. Моннан тыш мохтаҗлар үзләренә кием-салым да сайлап ала ала. Андый мөмкинлек тә бар. Кайнар ризыкны исә монда ашап кына калмыйлар, ә үзләре белән дә салып җибәрәбез. Әле менә бүгеннән махсус исемлек булдыра башладык. Исемлеккә кешенең исем-фамилиясе, кайда торганлыгы, нинди ярдәм кирәк булуы теркәлеп барачак, – дип сөйләде безгә эшмәкәр, «Приют человека» социаль проект җитәкчесе Рөстәм Гатин. 

Бу турыда тулырак материалны газетабызның 20 апрель санында укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев