Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ту­ган кө­нең бе­лән, Чал­лы трам­вае!

«Без­не ке­ше­ләр тө­гәл бул­га­ны­быз өчен яра­та», - ди шә­һә­ре­без­нең «Элек­трот­ран­с­порт» ҖЧҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Шам­су­ди­нов Рә­шид Бад­ги­е­вич. Дан­лык­лы пред­при­я­ти­е­нең хөр­мәт­ле җи­тәк­че­се бе­лән оч­ра­шу­ы­быз оч­рак­лы тү­гел. Бү­ген Чал­лы трам­вае үзе­нең Ту­ган кө­нен бил­ге­ләп үтә. Га­дәт­тә, әле­ге ис­тә­лек­ле көн­не үт­кән­нәр­гә күз таш­лап, ха­ти­рә­ләр­не яңар­та­лар, бү­ген­ге көн­гә шө­кер итеп, ки­лә­чәк­кә яңа мак­сат­лар ку­я­лар. Ис­тә­лек­ле ва­кый­га уңа­ен­нан оеш­ты­рыл­ган әң­гә­мә­без дә нәкъ ме­нә шу­лар ха­кын­да бу­лыр.

- Рәшид Бадгиевич, үткәнне белми торып ышанычлы адымнар белән алга атлап булмый, диләр. Без дә предприятиегез тарихына кыска гына булса да сә-яхәт кылып кайтык әле.
- Чаллы трамваеның елъязмасы 1972 елның 29 сентябрен-нән башлана дип әйтсәк ялгыш булмас. Нәкъ менә әлеге көнне СССРның автомобиль сәнәгате министрлыгы шә-һәребездә трамвай идарәсе булдыру хакында карар чы-гара. Аның нигезендә әле төзелеп кенә килүче КАМАЗ заводының беренче генераль директоры Лев Васильев-ка идарәнең уставын булдыру бурычы куела. Нәтиҗәдә, шул ук елның 30 декабрендә, “Сидоровка-горком КПСС” маршруты буенча, сынап карау нияте белән, беренче трамвай да җибәрелә. Ә инде тагын бер елдан, төгәлрәк әйтсәк, 8 октябрь көнне, әлеге транспорт чарасы тәүге тапкыр пассажирларны утыртып, Сидоровка бистәсенә юлга кузгала. Һәм әлеге көн безнең предприятиенең Ту-ган көне итеп теркәп куела.  Бу вакыйганы әле канат кы-на чыгарып килүче шәһәрдә зарыгып көтеп алалар. Чөн-ки ул елларда трамвай торак бистәләр белән завод ара-сын якынайтучы бердәнбер транспорт чарасы була. Кө-ненә хәтта 100әр трамвай линиягә чыга ул чакларда.  


- Вакыт бер урында гына тормый, еллар үтә, тор-мышыбызга яңа технологияләр үтеп керә, уңай-лыклар арта.  Замана җилләре сезнең тарафка да исми калмагандыр.
- Әйе, бүгенге көндә инде без 100әр трамвай чыгара ал-мыйбыз. Чөнки хәзер завод эшчеләре саны да кимеде, шәһәр инфраструктурасы да үзгәрде,  шәхси һәм җәмә-гать транспорт чаралары да артты.  Шулай да пассажир-лар йөртү хезмәтенең 40%ын әле дә без башкарабыз. Көненә уртача 48 мең шәһәрдәшебез, хәрәкәт итү чара-сы буларак, безнең  трамвайларыбызны сайлый. Елына бу якынча 17-20 млн дигән сүз.
- Көндәшлеккә сәләтле булып калуның сере нидә икән? Яшерен мәгълүмат булмаса шул хакта да сөйләшеп алыйк әле?
- Беләсезме, моның сере бик гади – безне кешеләр төгәл булганыбыз өчен ярата. Даими безнең хезмәттән фай-даланучы пассажир кайсы тукталышка, кайсы вакытка, нинди трамвай киләсен, юлны күпме вакыт аралыгында үтәсен алдан белә. Бу матур сүзләр генә түгел, ә без-нең нормативыбызда акка кара белән язылган төп кагый-дә. Трамвай йөртүче контроль тукталышка нибары ике минутка гына соңарып килергә мөмкин. Аннан артса дис-циплинар комиссияне көт тә тор. Анда исә соңга калу-ның сәбәпләре тикшерелә. Кем белә, бәлкем трамвай ниндидер гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә тоткарланган-дыр.   Вакытыннан алда килеп җитәргә дә ярамый.  Ул тагы да зуррак хата булып исәпләнә. Шул ук норматив буенча 1 минутка гына иртәрәк килү рөхсәт ителә. Без боларның барысын да Глонасс системасы ярдәмендә карап, тикшереп торабыз.
- Заманча чаралар турында сүз киткәч, сезнең махсус мобиль кушымталарны да искә алып китү урынлы булыр.
- Әйе, пассажирларга ярдәм йөзеннән iOS һәм Android ба-засында берәү түгел, ә хәтта берничә кушымта эшли. «Челны Транспорт», «Bustime», «Яндекс Транспорт» - әнә шулар. Аларны смартфоннарга күчереп, хәзерге ва-кытта сиңа кирәкле трамвайның кайда икәнлеген ачык-ларга, тукталышка кайчан килеп җитәчәген төгәл белер-гә мөмкин. Трамвайларның йөрү тәртибен белмәгән кешегә бу бик тә уңайлы. Башка җирлекләрдән килүчеләр өчен бигрәк тә. Өстәвенә әле безнең хәзер, юл йөрү өчен карталар ярдәмендә дә түләп була. Бу да пасса-жирларны саклап калуда отышлы алым.
- Цифрлы чаралардан трамвайларның үзләренә күч-сәк, алар да заманына күрә үзгәрешләр кичерәме?
- Бүгенге көндә файдалануда 112 трамвай исәпләнә. Ак-рынлап булса да паркыбызны яңартабыз. Аеруча шәһәр-дәшләребез 623нче модельле кызыл-сары төстәге ва-гоннарны хуп күрә. Чөнки алар эсседә дә, салкында да йөрү өчен уңайлы. Вагоннарда кулай температура режи-мы саклана. Безнең әле узган ел гына Мәскәүдән кай-тартылган трамвайлар да бар. Якынча 600 км юл үтсә-ләр дә алар әле бик яхшы хәлдә. Чөнки аларның ресур-сы 1 млн 200 кмга исәпләнгән.  Кыскасы, пассажирлар-ның уңайлыгы безнең өчен һәрвакыт көн кадагындагы мәсьәлә булачак. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барачакбыз.


– Билгеле трамвайлар гына түгел, ә алар хәрәкәт итүче юллар да  игътибар сорыйдыр?
– Нәкъ шулай. Аларны да даими рәвештә карап, төзекләнде-реп тору зарур. Ә бу исә бик күп чыгымнар сорый торган эш. Шөкер, бу мәсьәләдә безгә шәһәр хакимияте ярдәм итә, аларга чиксез рәхмәт. Аларның булышлыгы булмаса бик авырга туры килер иде. Чөнки линияләрне төзекләндерүгә киткән чыгымнар билетның үзкыйммәтенә кертелми. Кертел-гән очракта юл йөрү бәясе 45-47 сум булыр иде. Менә шун-нан уйлап карагыз инде... Ремонтка килгәндә, бүгенге көндә без Сөембикә проспектында «Аптека» һәм «Татарстан» тукта-лышлары арасындагы трамвай юлларын төзекләндерәбез. Шул сәбәпле, биредә («Боз сарае» һәм «Сөембикә проспек-ты» тукталышлары арасы) 3,6,7,10 нчы санлы маршрутлар-ның хәрәкәте 17 октябрьгә кадәр туктатылды. Әлеге датадан соң без биредәге юл өлешен иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә ачып торачакбыз. Ай ахырына исә эшләр тулысынча тәмам-ланачак.
– Рәшид Бадгиевич, шәһәр көннән-көн үсә, зурая. Көн-дәшлеккә сәләтле булып калу өчен булган белән генә канәгатьләнеп утырыр чак түгел, яңа линияләр да төзү мөһим. Бу өлкәдә нинди эшләр башкарыла?
– Инде белгәнегезчә, бүгенге көндә Мәләкәс аръягы мик-рорайонында  яңа трамвай юлы төзү буенча проект эшлә-ре алып барыла. Моның белән «Транссервис-ЛТД» ҖЧҖ белгечләре шөгыльләнә. Биредә эш ике этапта үтәчәк. Иң элек «Бумажниклар» тукталышыннан алып, башта Сарман тракты, аннары Фоменко проспекты буенча Беренче авто-мобиль юлына кадәр линия сузылачак. Икенче этапта Бе-ренче автомобиль юлы буенча Муса Җәлил проспектына кадәр юл салыначак. Шулай ук киләчәктә Чулман проспек-ты буенча линия җибәрү дә күз уңында тотыла. (План бу-енча әлеге эшләр 2024 елга кадәр башкарылырга тиеш. Тик барысы да финансларга бәйле булачак - автор искәр-мәсе).
– «Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт», – ди халкыбыз. Барлык эшләрне дә җиренә җиткереп баш-карып чыгарга язсын. Җир җимертеп эшләү өчен вакытында ял да итә белергә кирәк. Предприятиегезгә 48 яшь тулган көндә нинди чаралар үткәрергә исәп тотасыз?
– Кызганычка каршы, хәзер зурдан кубып бәйрәм итәр чак түгел. Үзегез дә яхшы беләсез, коронавируска бәйле рә-вештә, күмәк чаралар үткәрү тыела. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Саулыктан да кадерле нәрсә юк. Моны бездә һәр хезмәткәр яхшы аңлый. 600гә якын эшчебезнең 68%тан артыгы инде Ковидка каршы вакцина да ясатты. Эштә дә алар һәрвакыт саклану чараларыннан йөри. Кондукторла-рыбыз да, йөртүчеләребез дә битлектән. Трамвайлары-бызны да көн саен санитар таләпләргә туры китереп эш-кәртеп торабыз. Пассажирларыбыз да саклану чаралары турында онытмасын иде. Бер кондуктор якынча көненә 2000 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Күз алдына ките-регез аларның һәркайсы белән аңлату эшләре алып бара башласаң ни булыр? Бу мөмкин эш түгел. Шуңа да пасса-жирларыбыздан хезмәткәрләребезгә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булуларын теләр идем. Менә бу безнең өчен зур бәйрәм һәм бүләк булыр иде.
– Әңгәмәбез соңында тагын бер сорау бирми кала ал-мыйм. Гади генә булса да ул даими рәвештә шәһәрдәш-ләребез арасында кызыксыну уята. Шәһәребез трам-вайлары нинди вакыт аралыгында йөри?
– Безнең вагоннарыбыз иртәнге 5тән төнге 22 сәгатькә кадәр линиядә. Рәхим итеп килегез, безнең белән йөрегез, трамвай-ларыбыз иң куркынычсыз транспорт чарасы. Без сезне тукта-лышларда көтеп калабыз!
- Рәшид Бадгиевич, тулы һәм кызыклы җаваплары-гыз өчен рәхмәт. Һәрвакыт шәһәрдәшләребезнең ышанычлы дусты һәм юлдашы булып калыгыз!  

 

Әңгәмәдәш – Илшат Солтанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация