Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Чаллы егете Артур Шәрәфиевны җирләделәр - ВИДЕОлар

Бүген Чаллының мөселман зиратында Украинада махсус операциядә һәлак булган Артур Шәрәфиевны җирләделәр.

Ул техник көллияттә укыган. Студентлар аны яхшы дус буларак искә ала. Егет техникага һәвәс булган, үз куллары белән мотоцикл җыйган. Артур мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. Әти-әнисенең йөзенә бервакытта да кызыллык китермәгән.

Хәрби бурычын үтәгәндә дә ул, кешеләр гомерен саклап, батырларча һәлак булган.

Җеназа намазын шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла укыды. Матәм җыенында мэр Наил Мәһдиев, шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты.

- Артур - чын герой. Аның бөтен туганнары, дуслары Артур кебек якын кешеләре булуга шатланып, сөенеп торганнар. Моннан тыш техник көллиятне дә кызыл дипломга бетерергә булган ул. Артур мәңге безнең йөрәкләрдә калачак. Аның исеме алтын хәрефләр белән Мәңгелек ут янына теркәләчәк.

Хөрмәтле Альбина ханым, Раниль әфәнде! Ярты миллионлык шәһәр сезнең белән бүген! Бу авыр вакытларны кичерергә сезгә Алла ярдәм бирсен. Аллаһы Тәгалә сезгә көч бирсә иде! Без сезнең белән! Геройга мәңгелек дан! - дип сөйләде Наил Гамбәр улы.  

Моңа кадәр шәһәр мэры Артур Шәрәфиевның өендә булып, аның туганнарының кайгысын уртаклашкан иде. Әлеге материалны моннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация