Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Украинада һәлак булган солдат гаиләсендә булды

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев контракт буенча хезмәт иткәндә, батырларча һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсендә булды.

– Солдатны соңгы юлга озату чыгымнарын шәһәр тулысынча үз өстенә ала. Әлегә вакыты билгеле түгел, әмма батырны лаеклы итеп,  соңгы юлга озатырга кирәк. Гаиләсенә авыр. Егетнең әнисе Альбина Магомедовна 25 ел хокук саклау органнарында эшләгән, – диде мэр.

Альбина ханымның 1991 елгы улы бар. Артур 2001 елгы булган. Ул лаеклы егет, каһарман солдат. Хәрби хезмәткә Чаллының Үзәк хәрби комиссариатыннан чакырылган иде. Аны вафатыннан соң, «Батырлык ордены»на тәкъдим иттеләр. 

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы