138 меңнән колак каккан
Соңрак мошенниклар ятьмәсенә эләгүен аңлаган
138 меңнән колак каккан
Чаллы эчке эшләр идарәсенә 42 яшьлек ханым ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул үз теләге белән мошенникалрга акча күчергән икән. 138 мең сум акчасы Ростов өлкәсенә киткән.
Аңа таныш булмаган кеше, мин банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип шалтыраткан һәм счетының хакерлар ватуы турында сөйләгән, акчаны резерв счетына күчереп саклап була дигән. Администратор булып эшләүче бу ханым акчасын банкоматтан алган һәм теге кеше әйткән счетка күчергән. Соңрак мошенниклар ятьмәсенә эләгүен аңлаган. Аның акчасы алучының телефоны Ростов өлкәсендә теркәлгән булып чыккан.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев