Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Айбулат Якуповның эшен дәвам итәләр

28 декабрьдә Тукай районы Әфган сугышы ветераннары оешмасы җитәкчесе Айбулат Якуповның каты авырудан соң 58 яшендә йөрәге тибүдән туктады.

Ул 1999 елдан ук район хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасын җитәкләде. Айбулат Мөнирович «Шәһри Чаллы» газетасының да тугры дусты иде. 

 «Алар үзебезнең әфганчылар бит!»

Узган елның язында Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Пятачок» концерты» уздыруыбызны белгәч, «Әфганчы дусларымны җыеп киләм, бу чараны калдырырга ярамый», – дип теләктәшлек белдергән иде.

Концертыбызда әфганчылар Бәһзәр Фазлыев белән Равил Әхмәтҗанов та чыгыш ясадылар. Икесе дә гармунда өздереп уйнады, халык та яратты үзләрен (Тулырак МОННАН таныша аласыз)  

– Концертта иң ошаганы – үзебезнең әфганчылар! Ә сез күрдегезме, гармунчы-баянчыларыбызны ничек алкышларга күмделәр! Халыкның аларны җибәрәсе килмәде. Аннары сәхнә белән залның, чыгыш ясаучылар белән тамашачының бергәлегенә сөенеп-сокланып утырдык, – дигән иде ул вакытта Тукай районы әфганчылар оешмасы җитәкчесе.
Аннары Айбулат Мөнировичның тәкъдиме буенча Теләнче-Тамак авылында яшәүче, армиядә чик сакчысы булып хезмәт иткән Миңненәзир абый Сәгъдиев турында да яздым (МОННАН укый аласыз)

«Районда шундый данлыклы, хөрмәткә лаек ир-егетләребез күп яши. Алар турында язып, видеога төшереп, бер архив булдырасы иде. Бу эштә сез дә миңа бик булышасыз», – дигән иде Айбулат Мөнирович. Әнә шулай итеп Тукай районының Әфган сугышы ветераннары оешмасы белән матур гына хезмәттәшлек итә башлаган идек. 

«План-идеяләр белән янып йөрде»

1989 елда Тукай районында Әфган сугышы ветераннары союзы оеша. Аны Сергей Петров җитәкли. Соңыннан союз хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы буларак эшли башлый. Бүгенге көндә оешма яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив эшчәнлек алып бара, төрле чаралар уздыра. Айбулат Якуповның вафатыннан соң җитәкчелек итү Фәрит Галәутдиновка тапшырылды.

 

– Айбулат Мөнирович бу эшкә җанын да, тәнен дә бирергә әзер иде. 2023 елның октябрендә генә Бордыда бер әфганчыга элмә такта куйган идек. 15 ноябрьдә Иске Абдулда призывниклар көне уздырдык. Анда хәле авыр иде инде, бик теләсә дә чарага килә алмады. Үзем генә аның янына кереп чыктым. «Барысы да яхшы була. Бу чирне җиңәбез әле, яшибез!» – дигән иде шул көнне. Соңгы тапкыр аның белән 19 декабрьдә озак итеп телефон аша сөйләштек. Чирле кеше дип гел әйтмәссең! Шундый күтәренке рухлы, көр тавышлы иде ул. Айбулат белән үткәннәрне искә алдык, әфганчылар белән уздырылырга тиешле чаралар турында сөйләштек.

Иде дип сөйләве дә авыр... Менә тиздән 15 февраль җитә – совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарган көн. Быел бу бәйрәмне Айбулатның туган җире – Иске Абдул авылында уздырырга исәплибез. Ии, сөенер иде дим... Күпме планнар иде аның белән... Айбулат Мөнировичның эшен алга таба да дәвам итәчәкбез. Инде урыны берүк җәннәт түрләрендә булсын! – дип сөйли Фәрит әфәнде.

«Әфганда хезмәт иткәнен әнисенә дә әйтмәгән ул»

Айбулат Якуповны армия сафларына 1984 елда чакыралар. Военкомат хезмәткәрләре Айбулатка: «Син Германиядә хезмәт итәчәксең», – дип ышандыра. Ләкин ул Ашхабад шәһәренә эләгә. Моннан туры юл – Әфганстанга. Солдатларны сержантлыкка укыталар, климат үзенчәлекләренә күнектерәләр, алты ай үткәч Кабулга җибәрәләр. Сугышта үткән еллары турында Айбулат Мөнировичның тормыш иптәше Резидә ханым сөйләде.

– Аның Әфганда хезмәт иткәнен әнисе дә белмәгән бит. Чит илдә хезмәт иткән солдатларның адресы Полевая почта дип кенә күрсәтелгән. Ә ул Монголиядә хезмәт итәм, дигән. Әнисе бик шатланган. «Бәхетең бар икән, улым. Әнә дустың Фәнәвис Кандагар дигән җиргә эләккән», – дип язган булган хәтта. Ел ярым буена шуны белдермәгән. 

1986 елның мартында Айбулатка «За отвагу» медален бирәләр, бу турыда ул әнисенә язып җибәрә – түзә алмый. Ана күңеле сизенгән, күрәсең – хатын күтәреп күршеләренә кергән. Анда өч ир-ат, барысы да армиядә хезмәт иткән кешеләр. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлаганнар – андый медаль хәрби бәрелешләрдә катнашып, шәхси батырлык күрсәткән өчен генә бирелә. Ләкин алар да әнисенә сиздермәгәннәр. «Хәрби укулар вакытында дустына ярдәм иткәндер, шуның өчен биргәннәрдер», – дип тынычландырганнар. Әнисен алдау авыр булган аңа, – дип искә ала Резидә ханым.

«Бөтен нәрсәне йөрәге кушуы буенча эшләде»

Айбулат Мөнирович турындагы истәлекләрне барлауны дәвам итәбез.

– Әфганнан шырпы кабына салып землянкасы буеннан туфрак алып кайткан ул. Шул вакытта ук музей булдыру теләге дә барлыкка килгән. Максатына иреште – 2009 елда Иске Абдулда «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музее ачылды, – дип искә ала тормыш иптәше Резидә ханым. 

«Авыл буйлап кемдә нинди әйбер бар җыеп йөргән идек. Бик ярата иде ул музейны. Тыныч кына кереп утырыр иде дә: «Их, шундый рәхәт монда», – дияр иде мәрхүмкәем, – дип сүзгә кушыла Иске Абдул авылының мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева. – Баштарак музей әфганчыларның бер очрашу урыны буларак та хезмәт итте. Нинди генә очрашулар үткәрмәдек без, кайдан гына кунаклар килми иде. Бөтен нәрсәне йөрәге кушуы буенча эшләде Айбулат Мөнирович. Бәйрәмнәргә сценарийлар язганда үзенең теләкләрен әйтә иде. Мәктәп укучыларын сәхнәдә ничек дөрес басып торырга кирәклегенә кадәр өйрәтте. Беркайчан иренмәде. Гел булышырга әзер тора иде». 

Апалар миңа музей эшчәнлеге, төрле елларда төрле заллар (хәрби дан, корал заллары һ.б.) ачылуы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. 2013 елда исә «Гиндукуш» хәрби дан музее директоры итеп Резидә Якупова үзе билгеләнә.

«Айбулат белән бергә үткәргән бәйрәмнәрне санап та бетереп булмыйдыр. Әйтик, 2021 елда беренче тапкыр республикакүләм патриотик җырлар фестивален оештырдык. Аннары 2022 елда аны кабаттан уздырдык. Нәкъ шул елны декабрь аенда без яши торган йортка истәлек тактасы да урнаштырдылар. Үзе исән булса да, такта куюны аның белән бергә хезмәт иткән дуслары, авылдашлары тәкъдим итте. Бу эшне Мөслим әфганчылар оешмасы башлап йөрде. Шундый күңелгә үтеп керерлек, җылы бәйрәм булды ул», – ди Резидә ханым.

«Ну, Хәсиятовна, булдырасың» дияр иде»

Әңгәмәбез кайчандыр Айбулат Якупов нигез салган «Гиндукуш» музеенда үтте. Чыннан да, район горурланырлык тарихи урын бу. Йөзләгән экспонат бар, музей эчендә якты, җылы. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина белән Айбулат Мөнировичның җирлек башлыгы булып эшләгән елларын искә алды.

«Ул 1991-1999 һәм 2001-2011 елларда эшләгән. Мин аңардан соң килдем. «Син шуны эшләмәдең, моны башкармадың, мин булсам әгәр...» кебек сүзләрне беркайчан әйтмәде. Шуның өчен бик хөрмәт иттем үзен. Киресенчә, «Ну, Хәсиятовна, молодец син! Авылга мин кертә алмаган суны керттең, ир-ат хезмәтендә эшлисең. Синең өчен сөенеп торам», – дияр иде мәрхүмкәем.

Айбулат Мөнирович безнең авылны республикага гына түгел, хәтта чит илләргә дә танытты. Ул Казан, республика шәһәрләре турында әйтмим дә, бирегә бит Вьетнамнан да кунаклар килде. Барысы аның тырышлыгы, аның үҗәтлеге. Ул эшләгән елларда җирлектәге зиратларны да зурайттылар, юллар ясалды. Болар да зур эшләр. Айбулат Мөнирович нинди генә эшкә алынса да, аны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, булсын дип эшли торган иде».  

«Ярый әле син бар, Резидә!»

Әңгәмәбезне кабаттан Айбулат абыйның соңгы минутларында янында булган тормыш иптәше Резидә ханым белән дәвам итәбез. 

– Айбулатка 2022 елның март аенда инфаркт булды. Аннары ашказаны белән проблемалар башланды. Беренче операцияне 21 декабрьдә кичерде. Тикшерүләр узганнан соң 2нче стадия яман шеш икәнен белдек. Шуннан соң хастаханә юлларын күп таптадык без... Казанга да бардык, Димитровградка да... Шеш бөтен җиренә таралган иде шул, озак тормады – 3нче стадиягә җитте, химия курсы билгеләделәр. Соңгы химияне бик авыр кичерде, әмма күрсәтмәде, гел чыдам һәм түзем булды!.. Аннары тагын операцияләр булды. «Резидә, яшибез әле без! Тереләм мин», – ди иде... Соңгы көннәренә кадәр үзендә начар чир булуы, яман шешнең бөтен җиренә таралуы турында белмәде ул... Без дә әйтмәдек! 

2023 елның 28 декабрендә мәңгелеккә китте Айбулат. Чаллыда БСМПда идек, 27се көнне операция дә ясадылар. Ии, шунда сөенгән идем. Әллә, мин әйтәм, теге диагнозлары дөрес булмады инде, терелеп китәр дигән өмет тә бар иде... Операцияне дә әйбәт кенә кичерде, сөйләшеп яттык аның белән. «Резидә, ярый әле янымда гел син булдың! Чын тормыш көтә торган хатын-кыз булдың», – диде ул миңа. Шулай саубуллашуы булгандыр инде...

Эштә булсам да, өйдә дә бөтен нәрсә Айбулатны хәтерләтә. Бик сагынам. Улларыбыз Райнур белән Таңнур да әтиләрен гел искә алалар. Бигрәк иртә китте шул. Яшисе дә яшисе иде, – дип күз яшьләре белән сөйли әңгәмәдәшем.

«Күп мәсьәләдә киңәш тә сорый иде»

Айбулат Мөнирович турында әфганчы дусты Равил Әхмәтҗанов та искә алды.

– Без, Әфган сугышыннан, Чаллыга 80нче еллар башында ук иң беренчеләрдән булып кайттык. Шәhәрнең комсомол оешмасы җитәкчеләре ярдәмендә «Әфган сугышы ветераннары» советы эшли башлады. Безнең бурыч – сугыштан кайта алмаган егетләрнең әти-әниләренә, гаиләләренә, төрле җәрәхәтләр алып кайтканнарга ничек тә булса ярдәм итү булды. Янәшәдәге Тукай районында да шундый эшләр алып баручы актив егетләр барлыгын ишетеп, фотолардан күреп белә идем. Аларның җитәкчеләре – Айбулат Мөнир улы белән читтән торып кына таныш идек.

Аның белән якыннанрак 2011 елда Волгоград шәhәрендә күрешеп аралаштык. Шуннан бирле якын дуслар булып, гаиләләребез белән аралашып, бик күңелле яшәдек. Ул нинди генә дәрәҗәле эштә булса да, миңа хөрмәт итеп, абый дип һәрвакыт беренче килеп эндәшә иде... Күп мәсьәләдә киңәш сорап, бөтен нәрсәне уртага салып сөйләшә торган идек. Әфганчылар оешмасын, музей оештыруны, бик күп яңа идеяләрне тормышка ашырып, бөтен күңелен яраткан эшенә биреп, башлап йөрүче иде ул Айбулат! Тормыш иптәше Резидәне дә шул эшкә мавыктырып, ярдәмчесе итә алды. Ул безнең күңелләрдә үзенең кешелеклеге, кыюлыгы белән мәңге истә калыр, – дип сөйләде әфганчы-ветеран.

Адәм баласы бу дөньяга вакытлыча гына килсә дә, үзеннән соң нинди дә булса эз калдырып китә: йә изге эшләре, кылган гамәлләре, йә сүзләре белән башкалар күңелендә саклана ул. Ә менә «кеше китә, җыры кала» дигән әйтем нәкъ Айбулат Якупов турында әйтелгән шикелле. Аның эше дәвамлы булыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев