Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Язмаларда - язмыш

«Төнлә дә хастаханәгә киләбез»

Бер гаиләдә 4 табиб

Табиблар һәрвакыт безнең сәламәтлек һәм гомер сагында тора. Сабырлык, тирән белем һәм олы җанлылык кебек сыйфатларны туплаган бу һөнәр ияләренә сокланмый мөмкин түгел. Алар һәрчак безнең зур ихтирамга лаек! 21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан газета укучыларыбызны Чаллының 5нче хастаханәсе табиблары Гөлназ Хисамиева һәм Гөлшат Мансурова белән якыннанрак таныштырырга булдык. Алар – бертуган апа белән сеңел. Һөнәргә әтиләре – хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче травматолог Альберт Нуришанов эзеннән килгәннәр. Бүгенге көндә бертуган энеләре Эдгард Республика клиник хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары хирургы, аның тормыш иптәше Татьяна Олеговна – офтальмолог. Гөлшат ханымның улы да Самара медицина университеты студенты. Менә шундый гаҗәеп гаилә вәкилләре булган әңгәмәдәшләремнән пациентлары, эштәге авырлыклары, хыяллары, мавыгулары турында сораштым.

 

– Әтиегез турында сөйләгез әле.

Гөлшат Мансурова: Ул – офицер, 30 яшенә кадәр Хәрби-диңгез флоты табибы буларак Россиянең төрле шәһәрләрендә хезмәт иткән.

Гөлназ Хисамиева: Аннары өйләнгәч, әниебез Сиринә белән Чаллыда яши башладылар. Озак еллар Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә баш хирург булып эшләде.

– Әниегез һөнәре буенча кем?

Г. М.: Ул – югары белемле педагог, лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында нәниләр белән эшләде.

Г. Х.: Тик аңа да табиб дипломы бирерлек, ул бөтенесен белә, шул исәптән безнең эш нечкәлекләрен дә.

Фотода – әтиләре Альберт Нуришанов

– Әтиегез хәрби булгач, кырыс булмадымы?

Г. М.: Ул безне бик ярата. Кырыс түгел, таләпчән дияр идем. Без аны ярты сүздән аңлый идек.

Г. Х.: Без – балаларының табиб булуы турында хыялланды. Хәтерлим, бик кечкенә чакта ул мине үзе белән эшкә ала иде. Чит шәһәрдә балаларны карашырдай кеше дә булмагандыр, күрәсең. Үзе операциягә кереп китә, үзе мин еласам, ничек юатырга кирәклеген башка табибларга өйрәтеп калдыра иде. Ял көннәрендә пациентларның хәлен белергә дә аның белән йөрдем, кемнең ярасын бәйләргә, кемнекен эшкәртергә кирәклеген әйтә идем. Шуңа мине башка һөнәрләр кызыксындырмады да.

Г. М.: Ә мин бераз икеләндем, юрист та буласым килә иде. Казанда, медицина институтында укыган апам Гөлназ янына баргач, ул мине үзе белән дәресләргә дә, практикага да алып барды, миңа бик нык ошады.

Фотода – Гөлназ Хисамиева, Гөлшат Мансурова

– Ни өчен нәкъ менә табиб һөнәрен сайладыгыз?

Г. М.: Табиб булу – ул дәрәҗә. Эчке бер горурлык тоясың. Кешеләргә ярдәм итәсең.

Г. Х.: Әти безгә: «Табиб булсаң, беркайчан да эшсез калмыйсың, тамагың тук була», – дия иде. Аннары өлкәнәйгән әти-әниеңнең сәламәтлеген дә кайгырта аласың. Нык булсалар да, авырып та киткәлиләр. Әтигә 78 яшь, тик ул һаман да эшли. Тормышын һөнәреннән башка күз алдына да китерә алмый.

Г. М.: Әйе, ул эшсез һәм китапсыз яши алмый. Күз алдына китерәсезме, аның китапханәсендә 2 меңнән артык китап бар! Барысы да медицина буенча: хирургия, травматология, проктология, гинекология, офтальмология – бар өлкәләр дә бар.

– Кайсы сыйфатлар сезгә әтиегездән күчкән?

Г. Х.: Әти дә, әни дә бик эшчәннәр. Без дә шундый, тәүлек буе хастаханәдән кайтмаска мөмкинбез. Авыру турында борчылсам, төнлә дә килеп китәм.

Г. М.: Музыка ярату да әтидәндер. Ул фортепианода, гармунда уйный. Эдгард энебез дә баянда, аккордеонда уйный. Ә без апам белән фортепиано буенча музыка мәктәбен тәмамладык.

Фотода – энеләре Эдгар Нуришанов

– Гөлназ Альбертовна, Сез бүгенге көндә клиника-экспертлык эшләре буенча баш табиб урынбасары, эшегез нәрсәдән гыйбәрәт?

Г. Х.: Терапия бүлегендә пациентларны да кабул итәм, дәвалыйм, тик күпчелек вакытта мин иминият компанияләре белән эш алып барам: табибларны документларны дөрес тутырырга өйрәтәм, иминият очраклары буенча билгеләнгән штрафларны ачыклыйм, аларны булдырмас өчен эш алып барам. Бу өлкәдә шактый уңышка ирештек дип самыйм. Эшкә яраксызлык кәгазьләрен тәртипкә китерәм. Диагноз куюда авырлык туса, консилиум үткәрәбез. Практика үтәргә килгән студентларга куратор булып торам. Элегрәк Чаллы медицина көллиятендә шәфкать туташларын укыта идем, хәзер, кызганычка каршы, вакыт җитми.

– Гөлшат Альбертовна, Сез – невролог...

Г. М.: Әйе, 2004 нче елда Казан дәүләт медицина институтын, аннары неврология һәм рефлексотерапия буенча ординатураны тәмамладым. 2008 елдан Сугыш ветераннары госпиталендә бүлек мөдире булып эшләдем, 2013 елдан – биредә.

– Коронавирус пандемиясе вакытында сезнең хастаханәне ашыгыч рәвештә йогышлы авырулар госпитале итеп үзгәрттеләр. Сезгә иң күп пациентлар килгән – тәүлегенә 500әр кеше, 350 генә урын булса да. Сез икегез дә беренчеләрдән булып саклану костюмнары киеп «кызыл зона»га кергәнсез. Мондый адымга нәрсә этәрде?

Г. Х.: «Иртәгә иртәнге сәгать 6 да ковидлы авыруларны гына кабул итә башлыйбыз!» – диделәр. Икеләнү булмады.

– Пациентлардан аермалы буларак, сез коронавирусның никадәр җитди икәнен белгәнсездер ич?

Г. Х.: Ситуациянең җитди икәнен чамаласак та, безне нәрсә көтәчәген әле белми идек. Җәй, кызу... Ул костюмнарда сулавы авыр, тик салырга ярамый. Вакциналар әле юк, дәвалау ысуллары да тәгаен билгеле түгел. Күпчелеге киңәш формасында гына. Ай саен укулар оештырылды, чөнки дәвалау схемалары үзгәрә торды – дарулар өстәлде, дозалары үзгәрде. Хирурглар, гинекологлар – барысына да белгечлекләрен үзгәртеп, инфекционист булып эшләргә туры килде. Аларга аеруча авырга төште. Һәркайсына булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша идем.

Г. М.: Битлекләрне салганнан соң да биттәге эзләр әле берничә сәгать югалмый иде, катлы-катлы перчаткаларны салгач, куллар авырта иде.

– Гөлназ Альбертовна, һөнәри бурычыгызны үтәгән, пандемия вакытында иң беренчеләрдән булып кешеләрне коткарган өчен, Сезне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы медале белән бүләкләделәр. Бу инде шул чорның, эшнең никадәр авыр икәнлеген күрсәтә. Күңел төшенкелегенә бирелгәнегез булдымы?

Г. Х.: «Кызыл зона»да эшли башлаганның өченче тәүлегендә, хәтерлим, чиста зонага чыктым да елый башладым. Туктый алмыйм. Ни булганын да аңламыйм. Күпме тырышсак та кемнәрнедер коткарып калып булмый,  балаларымны күрмим – аларны әти-әни алып китте, телефоннан төнлә генә сөйләшеп алабыз. Күңелемә курку керде, моңарчы мондый хәлне күргәнебез дә, ишеткәнебез дә юк иде ич. Шунда реанимация бүлеге мөдире – тормышны күргән, акыллы кеше – минем белән сөйләште. «Син хәзер киттең ди. Шуннан нәрсә дә булса җайланамы?» – ди. «Юк», – дидем.

Г. М.: Шоктан инде ул. Ашыгыч ярдәм машиналары чиратка тезелгән. Ә кешеләр әле җәяү дә килә. Бөтенесенең дә хәле авыр. Ләкин, ничек булса да, барысына да ярдәм итәргә тырыштык.

 

Фотода – Гөлназ Хисамиева тормыш иптщше Руслан, Гөлшат Мансурова тормыш иптәше Радик белән

– Аллаһка шөкер, ул куркыныч чор артта калды. Хәзер эштән соң ял итәргә, дусларыгыз белән очрашырга вакытыгыз, җаегыз бармы?

Г. Х.: Дусларыбыз күп, шулай да минем иң якын дустым да, якын кешем дә – сеңелем Гөлшат. Һава суларга да икәүләп чыгабыз, сәяхәткә дә, хәтта кибетләргә дә бергә барабыз. Ә иң яхшы ял ул – әти-әниләр, энебез, гаиләләребез, балалар белән барыбыз да бергә җыелышу. Балаларым медицина юлын сайламаса да, киләчәктә оныкларым табиб булыр дип хыялланам, аларны эшемә алып киләсем килә.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык коллегаларыбызны көтлап, бетмәс энергия һәм сәламәтлек телибез!

Әңгәмәдәш – Сәрия Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина медицина табиб 1/09