Инспекторлар машина йөртүчеләрне нәрсә хакында кисәтә?
"Ак чәчәкләр"

Инспекторлар машина йөртүчеләрне нәрсә хакында кисәтә?

Юлда кискен хәрәкәтләр ясамау мөһим!

ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне бу көннәрдә аеруча сак булырга чакыра.

Синоптиклар фаразлавынча, җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда бераз кар явуы көтелә, нәтиҗәдә, юлларда бозлавык хасил булачак. 
Чаллыда да шимбә һәм якшәмбе көннәрендә карлы яңгыр көтелә. Һава температурасы +2 градусны тәшкил итәчәк. Төнлә термометр баганасы 0... градуска кадәр төшәчәк.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга чакыра. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев