Чаллыда балалар бакчасына йөрүчеләр картлар йортында яшәүчеләрне котладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар бакчасына йөрүчеләр картлар йортында яшәүчеләрне котладылар

Автокалада өлкәнннәр ункөнлегенә багышланган чаралар дәвам итә.

Чаллының «Уенчык» балалар бакчасына йөрүчеләр өлкәннәр ункөнлегендә «Гаилә» милли проекты максатларына туры китереп, матур чарада катнаштылар. Бу проект традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга юнәлтелгән. Милли проектның иң мөһим юнәлешләренең берсе: киләчәк буынны шәфкатьлелек, өлкәннәргә хөрмәт һәм буыннар дәвамлылыгы рухында тәрбияләү.

Моны картлар йортына әти-әниләре белән килгән малайлар һәм кызлар чыгышларында күрсәттеләр. Бу көнне картлар йортында (интернат-йорт)  аеруча җылы мохит иде. Нәни артистлар әби-бабайлар өчен дәртле җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. 

Педагоглар әти-әниләр белән берлектә биредә яшәүчеләргә бүләкләр дә әзерләделәр. Өлкәннәргә хуҗалык товарлары, шулай ук татлы күчтәнәчләр: җиләк-җимешләр, өй пәрәмәчләре, печенье һәм конфетлар тапшырдылар. 

Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
 


Картлар көне өлкәннәр ункөнлеге

Нет комментариев