Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Ак чәчәкләр"

Үзебезнекеләр!

Динар Мансур улы Хәлиуллин-«2021 елның иң яхшы табибы” бәйгесенең  шәһәр этабында җиңүче, «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика премиясендә катнашучы.

Яшь табиб Динар Мансур улы 5нче шәһәр хастаханәсенең  реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Медицина фәннәре кандидаты. Гомуми эш стажы-9 ел. Заманча анестезиологиянең барлык ысулларын кулланып эш итә. Чаллыда аларны гамәлгә кертүче дә ул. 
2020 елда шәһәребездә “Ксенон белән ингаляцияле анестезия”инновацион методын уңышлы гамәлгә кертә. 5 фәнни эш бастыра.
2021 елның гыйнварында,"Анестезиология һәм реаниматология" белгечлеге буенча медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен, уңышлы чыгыш ясый.

Динар Мансур улы волонтер буларак «Балаларга китап бүләк ит», «Сабыйларга бәйрәм бүләк ит»кебек хәйрия акцияләрендә актив катнаша. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Татарстанның балалар йортларына  ярдәм итә.

 "Алтын йөрәкле" яшь табибны коллективта бик хөрмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

51

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев