Зөһрә Вәлитова автор яңалыклары
-
Украиннар – мунчада
Бүген 3нче санлы шәһәр мунчасы Украинадан күчеп килүчеләрне кабул итте. Аларга юыну кирәк-яраклары бирделәр, вакыт чикләнмәде.
-
«Украинадан килүчеләргә ярдәм итмичә мөмкин түгел» - ФОТОЛАР
Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә Украинадан мәҗбүри күчеп килүче кешеләр өчен кирәк-яраклар җыю эше дәвам итә.
-
1 майдан – яңа пособие
8-17 яшьлек балалары булган мохтаҗ гаиләләр 1нче майдан пособиегә гариза тапшыра ала.
-
Чаллыда танылган табиб Валентина Морясова вафат булды
Аңа 77 яшь булган.
-
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Мариупольдан килгән Сохиннар гаиләсен шефлыкка алды
Ирле-хатынлы Сохиннарның ике кызы, карт әниләре бар. Мэр әлеге гаиләгә үзенең шәхси телефон номерын да калдырды.
-
ГИМС инспекторлары Чаллы сулыкларына рейд белән чыкты
Синоптиклар алдагы көннәрдә җылы һава торышы вәгъдә итә. Бу, үз чиратында, елга-күлләрдәге бозның эрүенә китерәчәк. Ел да бу чорда ГИМС инспекторлары елга буйларына рейдлар белән чыгалар. Аларны, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кармак салып утыручы балыкчылар борчый.
-
Ишегалларын төзекләндергәндә халык тәкъдиме исәпкә алынырга тиеш
Быел Чаллыда 119 ишегалдын яңарту күздә тотыла. Һәр объектның паспорты һәм төзекләндерү схемасы йортта яшәүчеләр белән килешенәчәк.
-
Чаллыда җәяүлене бәрдереп киткәннәр
4нче апрель көнне кичке сәгать җиде тулганда 20 яшьлек машина йөртүче светофор белән көйләнгмәгән җәяүлеләр кичүе буенча узучы кешене бәрдерә.
-
Мәләкәс елгасын кайчан чистарталар?
Бу эшкә балыклар уылдык чәчкәннән соң керешәчәкләр.
-
Чаллы укучысы тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады
Рәис Шәкуров 78нче Пушкин исемендәге лицейда белем ала. 11нче сыйныф укучысы тарих буенча үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды.
-
Чаллыда футбол яшәячәк - ВИДЕО
Чаллының «Победа» футбол манежында быелгы «Мәктәп футбол Лига»сы старт алды. "7 ел эчендә мәктәп футбол лигасында дүрт меңнән артык бала катнашты, алар үзләрен бу уенда сынап карады, күбесе футбол белән җитди шөгыльләнә башлады. Чаллыда футбол уенының үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла, - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
-
Чаллы пенсионерларына мошенниклардан саклану чаралары турында сөйләделәр - ФОТОЛАР
Полиция хезмәткәрләре Чаллының өченче буын университеты студентлары өчен куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.
-
Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар бүлеген капиталь төзекләндерәчәкләр
Ул 4нче апрельдә старт ала.
-
Җиңү бәйрәменә 37 көн калды
39нчы ТОС җитәкчесе Мәдинә Мөхәммәтҗанова үзенең социаль челтәрендә Җиңү көндәлеге ачты.
-
Кызлар да футбол уйный - ФОТОЛАР
4 апрель көнне Чаллыда мәктәп футбол лигасы турниры ачыла. Бу турыда журналистларга матбугат конференциясендә сөйләделәр. Быел футбол лигасында 32 мәктәп командасы катнаша, шуларның 6сы кызлар. Барлыгы – 384 кеше.