Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда футбол яшәячәк - ВИДЕО

Чаллының «Победа» футбол манежында быелгы «Мәктәп футбол Лига»сы старт алды. "7 ел эчендә мәктәп футбол лигасында дүрт меңнән артык бала катнашты, алар үзләрен бу уенда сынап карады, күбесе футбол белән җитди шөгыльләнә башлады. Чаллыда футбол уенының үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла, - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Артур Федотов Чаллының 77нче гимназиясендә 8нче сыйныфта укый. Футбол белән күптән кызыксына. Аның командасы былтыр шәһәрнең «Мәктәп футбол Лига»сында беренчелекне яулады.

- Җиңү авыр бирелде, без һәр көн диярлек дәресләрдән соң тренировкаларга йөрдек. Һава торышының нинди булуына карамастан, яңгыр астында да, юеш, пычрак кырда да уйнадык. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен, нык тырышырга кирәк, - ди егет.

Бүген әлеге команда белән «КАМАЗ» футбол клубы командасы арасында матч узды. Шул рәвешле Чаллының «Победа» футбол манежында быелгы «Мәктәп футбол Лига»сы старт алды.

Чарада шәһәр мэры, «КАМАЗ» футбол клубының президенты Наил Мәһдиев тә катнашты.

- Мәктәп футбол лигасы» проекты җиде ел элек барлыкка килде. Без аны иң беренчеләрдән  булып башладык. Аннан соң безгә Россиянең башка шәһәрләре дә кушылды. Бу вакыт эчендә мәктәп футбол лигасында дүрт меңнән артык бала катнашты, алар үзләрен бу уенда сынап карады, күбесе футбол белән җитди шөгыльләнә башлады. Чаллыда футбол уенының үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла, - диде ул.

Шулай ук Наил Мәһдиев проектның барлык спонсорларына, депутатларга, бигрәк тә  Мәктәп футбол лигасының президенты, проектның инициаторы, шәһәр советы депутаты Эдуард Фәттаховка рәхмәтен белдерде.

Быелгы ярышларда беренче тапкыр кызлар командалары да катнашачак. Шәһәрнең иң көчле командасы исеменә лаек булу өчен 32 малайлар һәм 6 кызлар командасы ярышачак.

Турнирның нәтиҗәләре 12 майда билгеле булачак. Җиңүчеләр Чаллы данын Казанда яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев