Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Украинадан килүчеләргә ярдәм итмичә мөмкин түгел» - ФОТОЛАР

Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә Украинадан мәҗбүри күчеп килүче кешеләр өчен кирәк-яраклар җыю эше дәвам итә.

“Шәһәрдәшләребез бу изге чарага бик теләп кушылды” , - ди хәйрия чарасын оештыручылар. Мисал өчен, чаллылы Әлфинур Һәдиева ярдәмгә мохтаҗларга өс һәм аяк киемнәре алып килгән.

– Елый-елый телевизордан яңалыклар карыйм. Бу кешеләрнең бер гаебе дә юк бит. Гомер буе җыйган мал-мөлкәтеңне калдырып, чыгып кит инде... Аларга ярдәм кулы сузмый мөмкин түгел, – ди ул. 

Хәйрия чарасына кушылучылар арасында оешма-предприятие вәкилләре дә бар. Шушы арада гына Түбән Камадан капчык-капчык балалар, хатын-кызлар, ир-атлар киеме алып килгәннәр. Шулай ук, савыт-саба, шәхси гигиена әйберләре, балалар өчен китаплар, буягычлар, төрле тәм-том китерүчеләр дә булган. 

– Шәһәребезнең бер шәхси эшмәкәре берьюлы 300 пар өр-яңа аяк киеме алып килде. Ул 2014 елда үзе дә Луганскидан күченеп кайткан булган. Якташларына кулыннан килгәнчә булышасы килгән. Гомумән, ярдәм кулы сузучылар бик күп. Кичә «Жемчужина» шифаханәсенә дә бер ГАЗЕЛЬ машинасын тутырып әйбер илттек. Бүген дә әзерлибез. Шуңа якын арада җыюны туктатып торырга уйлыйбыз, – ди кирәк-яракларны кабул итүче волонтер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев