Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Үзем теләгән һөнәрне сайламадым... гомерлек үкенеч булып калды

«Заманасы да шундый иде – олылар сүзеннән чыкмый идек».

Кеше күңеле тирән сандык, диләр. Анда бик күп хисләр, хатирәләр яшеренгән. Бүген бик тә ачы, авыр булган үкенеч тойгысы белән яшәүче кешеләрнең сөйләгәннәрен җиткерәбез. Үкенеч сезгә тормыш ямен тоярга комачауласа, 18 ел эш тәҗрибәсе булган психолог Валерия Юсупова киңәшләренә колак салыгыз әле.

Үзем теләгән һөнәрне сайламадым
Мин үзем теләгән уку йортына керә алмадым. Гомерлек үкенеч булып калды. Юристлыкка укыйсым килгән иде. Югыйсә, комсомол райкомы да юллама биргән иде. Туганым да шунда укыды – ят шәһәрдә берүзем булмас идем. Инде хыялымда Казан урамнарыннан атлап йөри идем, тик барып чыкмады. Әни хатын-кыз эше түгел ул диде. Бер генә әйтте, бүтән ул хакта сөйләшү булмады. Бик кырыс иде шул ул. Заманасы да шундый иде – олылар сүзеннән чыкмый идек. Хәзерге акылым белән уйлыйм да шаккатам – бигрәк тыңлаучан булганмын инде, үз хыялым, бәхетем өчен көрәшергә дигән уй башыма да кермәде. Әни укытучы иде, барысы да ул әйткәнчә генә булырга тиеш. 

Шунысы куанычлы: аллага шөкер, бүгенге эшемне яратам, мине монда хөрмәт итәләр. Тик Казанга баргач, кайвакыт башыма мин дә монда яши алган булыр идем бит дигән уй килә дә әллә ничек бик ямансу булып китә. Үткәннәрне кире кайтара алмасымны аңлыйм да үзәкләрем өзелә. Психологка барырга туры килде, аның белән сөйләшкәч, күп нәрсәне аңладым. Үскәндә әнинең ягымлы сүзләре, мактавы җитмәде миңа, шуңа үз кызыма җылы сүзләрне кызганмаска тырыштым. Балам һөнәр сайлаганда аңа каршы килмәдем, нинди уку йортына барса да аның яклы булуымны әйттем. 

Ләйсән Фәһимова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев