Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Агач-куакларны тәртипкә китерер вакыт

Су җыелып тору кура җиләге, бакча җиләге һәм клематис өчен аеруча куркыныч, ди белгечләр.

Апрельдә бакчачылар көздән эшләп өлгерә алмаган эшләрне башкара ала. Бу чорда уңайсыз урынны биләгән агач-куакларны күчереп утырталар. Кисү һәм формалаштыру – бакчада иң төп эшләрнең берсе. Эш принцибы болай: башта кара карлыган, ирга, кура җиләге тәртипкә китерелә. Аннан чират крыжовник, ак һәм кызыл карлыганга, аннан алмагач һәм грушаларга җитә. Иң соңгы чират – слива һәм чияләргә.

12-15 яшьтән арткан агачлар ел саен язын иске кайрыдан чистартуны таләп итә. Моны эшләмәгәндә кайрылар катып-тыгызланып, анда мүк үсә башлый, нәтиҗәдә, чир таратучы микроорганизмнар һәм корткычлар үрчи.

Кайрыны чистарту эшен махсус скребкалар, металл щеткалар һ.б. җайланмалар ярдәмендә башкаралар. Әгәр дә шомарып һәм яңарып калган кайрыларда яралар, куышлар, ярыклар һәм кимерелгән урыннар күренсә, аларны бакча сумаласы белән сылыйлар.

Иң мөһиме – бакчадагы кар сулары җыелып торган урыннарны мөмкин кадәр тизрәк ерып җибәрергә кирәк. Су җыелып тору кура җиләге, бакча җиләге һәм клематис өчен аеруча куркыныч.

Җиләк-җимеш куакларын кисәргә, формалаштырырга кирәк. Моны кара карлыган, крыжовник һәм зелпедән башлагыз. Кызыл һәм ак карлыганның ботакларын кисмиләр. Бары корыган, картайган ботакларны гына чистартасы бар. Зелпенең куерган ботакларын бераз сирәкләү файдага гына. Чия һәм сливаны кисәргә ашыкмагыз. Иң элек аларның кышны ничек чыгуын ачыкларга кирәк. Формалаштыру эшен көзен башкару дөресрәк. Бу киңәш алмагачка да кагыла.

*Ай башында бакча җиләге, роза, клематис, лилияләр өстеннән ылыс ботакларын алу мөһим. Чөнки каплаулар астында җылы булганлыктан, алар бик тиз уянып үсә башлый һәм суыклар әйләнеп кайткан очракта өши.
*Бәрәңгене үрдерергә чыгарырга вакыт.
*Үсентеләрне чыныктыра башлагыз. Көннәр җылы торса, верандага, бакчага чыгарырга була.
*Бакча җиләген иртәрәк өлгертү өчен бер түтәлне генә булса да дуга ярдәмендә пленка яки ике кат лутрасил белән капларга мөмкин.
*Бакчаны язгы кыраудан сакларга әзер торыгыз. Моның өчен үсемлек калдыклары, төтен шашкалары әзерләп куегыз. Язгы кыраулар җиләк-җимеш агачлары чәчәк аткан вакытны сагалый. Төтен суыкка бирешүдән сакларга ярдәм итәчәк.
*Ай азагында грунтка кыраулардан курыкмый торган берьеллык чәчәкләр (космея, күкчәчәк, тырнак гөл, кашкарый) чәчәргә була. Башка чәчәкләрне (хәтта петунияне дә) турыдан-туры ачык грунтка чәчә аласыз. Әмма аларны, кыраулардан саклау өчен, пленка белән капларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев