Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Агачларга дым кирәк

Җиләк-җимеш агачларына елына 3-4 тапкыр яхшылап су сибәргә кирәк.

1) язын, чәчәк бөреләре ачылганчы, апрель-майда;
2) 2-3 атнадан, агачлар чәчәк атып бетергәч;
3) уңыш җыярга 2-3 атна кала;
4) октябрьдә, агачлар яфрак койганда.

Агачка дым кирәген белү өчен, ябалдаш астыннан 45 см тирәнлектән туфрак алып, учта кысып карарга мөмкин. Әгәр ул таралып тора икән, агачка су сибәргә вакыт. Бу ысул комсыл туфраклы бакчалар өчен генә туры килеп бетми. 
Агач кәүсәсеннән 12 см тирәли буразна казыйлар һәм суны шул буразна буенча агызалар. Яшь агачларга суны кәүсә тирәсенә сибү дә җитә. Зур агачларның ябалдашы астына 3-4 буразна ясыйлар. Анын берсе – кәүсәдән 25-30 см да, калганнары ябалдаш астында була.

Шланг аша гына сипкәндә, суны көчле агарлык итеп куймагыз. Югыйсә су читкә агачак, тамырларга сеңеп өлгермәячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев