Апрельдә эшлисе эшләр
Безнең бакча

Апрельдә эшлисе эшләр

Апрель аенда бакчачыны зур эшләр көтә. Берсен дә күз уңыннан ычкындырмас өчен шпаргалка ясадык.

– Территорияне карап чыгыгыз. Чүп-чарны җыештырыгыз, куакларны – калган җимешләрдән, агачларны кипкән кайрыларыннан арындырыгыз, кәүсәләрен агартыгыз.
– Җиләкләр өстенә ябылган юрганнарын алыгыз. 
– Агачларда сок әйләнеше башланганчы артык ботакларын кисеп өлгерергә кирәк.
– Җимеш бирә торган культураларга кайнар су, табак яки сарымсак катнашмалары сибеп эшкәртеп куегыз.
– Җирне тирес яки башка ашлама белән тукландырыгыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев