Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Апрельдә карлыган куагына нәрсә сибәргә?

Карлыган куаклары гадәттә бер урында берничә ел үсә. Шуңа күрә алар ашлау таләп итә.

Апрельдә карлыган куакларына ашлама кертергә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Карлыган куаклары гадәттә бер урында берничә ел үсә. Шуңа күрә алар ашлау таләп итә. 

Моның өчен 10 литр суны 5-7 сәгать чиләктә тотыгыз. Аннары тавык тизәге алыгыз. Ул гранулаларда да, хуҗалыктагы тавыклар лапасыннан да булырга мөмкин. Тавык тизәгендә аммиак булмый, шуңа күрә ул үсемлек тамырларын яндырмый. Бер литрлы банкадагы тавык тизәген сулы чиләккә салыгыз. Ике сәгать төнәтегез. Яхшылап болгатыгыз. 

Әлеге төнәтмәне бер литрлы банканың яртысына салыгыз. Ун литр чиста сулы сусипкечкә шушы күләмдә төнәтмәне өстәгез. Өч елдан артык үскән карлыган куакларына әлеге ашламаны сибегез.

фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев